Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 декабрь 2021, 07:45

Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак

Мишәр авылында алдагы елга зур эш планлаштырыла.

Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак
Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак

 

Мишәр авылында алдагы елга зур эш планлаштырыла.

Алдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүгә Тушкыр авыл биләмәсенә кергән Мишәр авылында яшәүчеләрдән тыш, авылдан чыккан авылдашлар да кайтып җыелды.

Мишәрлеләрнең теләге — алдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу һәм авылда беренче чиратта башкарасы эшне шушы программа ярдәмендә хәл итү.

Халыкны кызыксындырган сорауларга район вәкилләре —район Советы Секретаре Расих Акберов белән Альбирт Хәмитов ачыклык кертте. Хәл итәсе мәсьәләгә тукталгач, мишәрлеләр авыл зиратларын төзекләндерүне бертавыштан хупладылар.

Фикер алышуларда авыл зиратларын карап тәртиптә тотучы Назиф Галләмов, Флидә Галиева, авыл старостасы Фоат Исмәгъзамов, Мәксут Субушев катнаштылар.

Мишәр авылында бердәм, тату, уңган кешеләр яши. Соңгы елларда мәчетне, обелискны өмә белән халык үз көчен кушып төзекләндерде. Зиратларны төзекләндерүдә дә сынатмаслар. Халыктан җыеласы өлешне тиз көннәрдә җыярга килештерләр. Программаны тормышка ашыру өчен спонсор да табарга уйлаштылар. Тиешле сумма авыл биләмәсе бюджетыннан бүленәчәк.

Ә зиратларны төзекләндерү эшенә килгәндә, акчага материаллар сатып алып, эшне җәйге айларда өмә белән эшләячәк мишәрлеләр.

Программада катнашырга халык ризалык белдерде. Инициатив төркем һәм аның рәисе сайланды. Инде төп көчне конкурс шартларын уңышлы үтүгә салачак авыл халкы.

Булат Әгъләмов, авыл биләмәсе башлыгы

Газим Талипов фотолары

Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак
Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак
Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак
Төбәк программасы Мишәр авылында тормышка ашырылачак
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: