Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 11:08

Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк

Авыл халкы бу эшне башкарып чыгуның кулай юлын тапты.

Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк
Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк

 

Авыл халкы бу эшне башкарып чыгуның кулай юлын тапты.

Шушы максаттан көндәшлеләр авыл биләмәсе бинасына сөйләшүгә җыелдылар. Җыелыш район Советы Секретаре Расих Акберов, район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов катнашлыгында үтте. Бу көнне алар алдагы елда Көндәшле авылында Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу һәм шушы программа чикләрендә авылда беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләне билгеләү өчен җыелдылар. Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флюр Акберов, районнан килгән вәкилләр программаның алдагы елда тормышка ашырылу тәртибе турында аңлаттылар.

Фикер алышуларда авыл активисты Наил Гирфанов, Фәрдәт Карамов катнаштылар. Наил Гильман улы бик дөрес сүзләр әйтте:

—Республика бюджетыннан бүленгән, халыктан,  спонсорлардан  кергән акчалар исәбенә тормышка ашырылган программаны авыл халкы өчен кирәкле эшкә юнәлтәсе иде. Мин авылдагы иске зиратны төзекләндерү яклы. Шунда ата-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз, якын кешеләребез җирләнгән, — диде.

Аның фикерен мәрхүм булган авылдашларны хөрмәтләп соңгы юлга озату йоласын җиренә җиткереп башкарган Фәрдәт Карамов та куәтләп:

—Чынлап та, ата-бабаларыбыз җирләнгән мәңгелек йорт иң караулы урын булырга тиеш, — диде.

Шулай итеп, алдагы елда конкурс шартларын үтә алган очракта Көндәшле авылында Түбән очтагы иске зират төзекләндереләчәк.

— Сөйләшү барышында авылдашлар нормаль төзелеш материаллары (тимер торбалар, профиль, профнастил һ.б.)  сатып алып, эшне үз көчебез белән җәйге айларда өмә белән эшләргә килештеләр. Халык моңа бертавыштан риза булды, — дип хәл итәсе эшкә ачыклык кертте Флюр Фәйзелкавый улы.

 Программаны тормышка ашыруның шартлары белән авылдагы һәр кеше таныш. Активлыгы белән аерылып торган халык программаны тормышка ашыру өчен үз өлешен кертергә риза.

Җыелыш барышында инициатив төркем һәм аның рәисе сайланды.

Флюр Фәйзелкавый улы белдерүенчә, алдагы көннәрдә инициатив төркем әгъзалары халык арасында аңлату эше алып барачаклар. Спонсор табу өстендә дә эшләячәк көндәшлеләр.

 

Газим Талипов фотолары

Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк
Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк
Көндәшле авылында иске зират төзекләндереләчәк
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: