Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2021, 14:35

“Артек”ка юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе

Кырымның Ялта шәhәрендә урнашкан “Артек” лагерында ял итү турында кем генә хыялланмый? Балачак хыялы тормышка ашкан бәхетлеләрнең берсе ул—Иске Балтач урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Тимур Әхмәдуллин.

“Артек”ка  юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе
“Артек”ка юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе

Тимур hәръяклап алдынгы укучы. Төрле өлкәләрдә район, республика, Русия күләмендә яулаган җиңүләре нәтиҗәсе буларак алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап аның. Спорт өлкәсендә дә сынатмый. Кул көрәше буенча 3 тапкыр БР чемпионы, Идел буе федераль округы чемпионы ул. Сәнгатькә дә гашыйк Тимур Әхмәдуллин оста баянчы, сәләтле актёр, "Тамчылар" театр түгәрәгенә йөреп республика күләмендә күп уңышларга ирешүе белән райондашларына яхшы таныш. Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый тырыш укучы.

Узган елда Тимур Әхмәдуллин Башкортстан Республикасының оешуына 100 ел тулуга багышланган “Башкортстан энҗеләре”  укыту-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүче укучыларның  республика конкурсында җиңү яулады.  Күптән түгел Уфа шәhәрендә үткән   “Шәҗәрәмнең батыр яугире” видеоязмалар hәм видеофильмнар бәйгесендә “Алар җиңүне якынайтты” номинациясендә җиңүче булып танылды. “Бердәмлек” Халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең хәйрия концертын уздыруда күрсәткән ярдәме өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. Башкорт теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова җитәкчелегендә халыкара туган тел hәм әдәбият көненә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган “Киекбай укулары” бәйгесендә  “Иң эчтәлекле инша” номинациясендә җиңү яулады. Ул юнармия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән шәхси өлеше hәм үсешендә актив катнашканы өчен бүләкләнә. Башкортстан Республикасының Мәгариф hәм фән министрлыгы тарафыннан Башкортстан тарихын hәм мәдәниятен өйрәнү буенча “Җәйләү” профильле онлайн смена чикләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүче дипломы белән бүләкләнә. Әлеге бәйгедә тырыш укучы  ике ел рәттән катнашып диплом hәм истәлекле бүләкләргә лаек була. Волонтёрлык эшчәнлегенә намуслы караш hәм Балтач районында ирекле ярдәмче елы кысаларында үткәрелгән чараларда актив катнашканы өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Аның уңышлары болар белән генә чикләнми. Тимур Әхмәдуллин турында мәкаләләр район матбугатында чагылыш таба.

Нәкь шул уңышларын барлап Тимур Әхмәдуллин үзе әлеге чараны оештыру комитетына җибәрә. Күп тә үтми, аңа юллама бирелү турында шатлыклы хәбәр килә. Ул 12нче октябрьдән 2нче ноябрьгә  кадәр “Артек” Халыкара яшүсмерләр лагерында ял итү бәхетенә ирешә.. Ул вакыттагы шатлыклы кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый.  

 Лагельдә ял гына иткәндер дип уйламагыз. Һәръяклап өлгер, тырыш укучы анда да сынатмый, төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулый.

Оста баянчы буларак танылган егет “Артек” лагеренең гала-концертында шушы уен коралы белән чыгыш ясап гран-при иясе була. Аның бу үрләргә ирешүе сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы Наил Галләмовның тырышлыгы нәтиҗәсе.  Тимур алты ел дәвамында үз эшенең остасы булган тәҗрибәле укытучы белән  баянда уйнау серләренә төшенә. 

Сәләтле биюче буларак та таныта ул үзен. Шушы өлкәдә яулаган җиңүләре бихисап. Ә биюгә карата мәхәббәт, кызыксынучанлык тәрбияләүдә сәнгать мәктәбе укытучылары Раушания Хәсәнова, Гөлназ Галләмова, Гөлнара Солтановаларның кереткән өлешләре зур. 

"Иҗат көне" программасы кысаларында инструменталистлар, “Кырым—Русия энҗесе " интеллектуаль карталар,  “Кырымның истәлекле урыннары” бәйгеләрендә аңа тиңнәр булмады, ул hичшиксез беренче урынны яулады. 

Тимур үзен яхшы оештыручы итеп тә таныта. Музыкаль бәйгене  иң яхшы оештырганы hәм уздырганы өчен  Диплом белән бүләкләнә.

Төрле интеллектуаль, спорт, мәдәни ярышларда актив катнашып, бихисап җиңүләр яулый. 

Артек лагере Тимурның күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдыра. Ул яңа дуслар белән таныша. Хәтта лагерьнең иң билгеле, лаеклы урыны булып саналган  “Аю – Даг” тавына дә менә алар.

— “Артек”та ял итүем белән бик шатмын. Биредә искиткеч кешеләр белән таныштым. Бу көннәрдә мин диңгез эше турында бик күп яңалыклар белдем, семафор әлифбасын үзләштердем, төеннәрне  бәйләү техникасын өйрәндем, шулай ук отрядым белән бергә ачык диңгездә беренче тапкыр булдым. Бу вакыт миңа озак елларга истә калачак. Минем отряд—ул кечкенә, әмма бик тату гаилә, дип әйтсәм, hич кенә дә арттыру булмас. Лагерьдә ял итүне мәктәп елларына кечкенә йомгак  ясау дип әйтеп идем мин.  11 ел буена  төрле өлкәләрдә яулаган зур уңышларымны күреп, “Артек”ка юллама бирүләре өчен мин бик шатмын. Чөнки ул минем балачактан килгән хыялым иде,—дип уй-кичерешләре белән бүлеште Тимур Әхмәдуллин. 

“Артек”та ял итү— балалар өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләре  өчен дә кабатланмас, дулкынландыргыч  чор. 3 атна буена искиткеч табигатьлье Кырымда, “нон-стоп” режимында яшәү турында кем генә хыялланмый. Бу бәхетле мизелләрне кичерүгә Тимур Азат улы чыннан да лаеклы.

Киләчәктә дә аңа яңадан-яңа уңышлар, шатлыклы мизгелләр генә насыйп булсын.

“Артек”ка  юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе
“Артек”ка  юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе
“Артек”ка  юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе
“Артек”ка юллама¬—тырышлык нәтиҗәсе
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: