Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2021, 14:05

Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый

Бу проблеманы авыл халкы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәчәк.

Нәкъ шул максаттан Богдан авыл биләмәсенә караган Богдан һәм Иске Тимкә авылларының актив кешеләре күмәк сөйләшүгә җыелды.  Бу чарада район Советы Секретаре Расих Акберов һәм Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру буенча җаваплы кеше Альбирт Хәмитов катнашты.

Богдан авыл биләмәсе башлыгы Лениза Рамазанова әлеге программаның авылларда яшәүче халык өчен әһәмияте турында аңлатты, узган елларда шушы  программа чикләрендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Аның чыгышын район вәкилләре тулыландырып, кайбер үзгәрешләр, яңалыкларны аңлатып үттеләр.

Быел Урындагы башлангычларны яклау программасы биләмәнең Иске Тимкә авылында тормышка ашырылачак. Лениза Тимергази кызы билгеләвенчә, бу авылларда булдыклы, бердәм халык яши. Иске Тимкә авылы халкы ел ярым вакыт эчендә үз көче белән өр-яңа мәчет төзеп куйды.

Сөйләшүдә дә актив булды иске тимкәлеләр. Программада алар, берсүзсез, катнашачаклар. Ә менә беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләләр авылда бар әле.  Фәйрүзә Әсләмова, мәсәлән, авылның “Кәҗә тау” ягындагы суүткәргечләрне алыштыру проблемасын күтәрде. Тик ул объект авыл биләмәсе балансында тормау сәбәпле, программага кертелә алмый.

Укытучы, авыл советы депутаты Радиф Әхияров, укытучы Ривгать  Исламшин Иске Тимкә урта мәктәбе бинасының тәрәзәләре бик иске булуы, бүгеннән яңаларга алыштыруны соравы турында сөйләделәр. Бу тәкъдимне башка укытучылар да, ата-аналар да хупладылар.  

Шулай итеп, конкурста җиңә алсалар, Иске Тимкә урта мәктәбе бинасы тәрәзәләрен заманча тәрәзәләргә алыштырырга, халыктан җыеласы сумманы да тиешле вакыт эчендә җыярга килеште җыенда катнашучылар. Программаны тормышка ашыру өчен 7 кешедән торган инициатив төркем сайланды.

—Авылда проблемалар бар инде. Барысын да бер көндә эшләп булмый, юлсызлык бәласе күп буын кешеләренең үзәгенә үткән, су торбаларын алыштыру, клубка, китапханәгә ремонт таләп ителә. Ә иң беренче чиратта хәл итәсе эш, әлбәттә, урта мәктәп бинасы тәрәзәләрен яңа заманча тәрәзәләргә алыштыру. Чөнки киләчәк буын вәкилләре, үзебезнең балалар шул мәктәптә белем алалар,— ди Лениза Рамазанова.

Газим Талипов фотолары

Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый
Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый
Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый
Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый
Иске Тимкә урта мәктәбенең тәрәзәләре бүгеннән яңартуны сорый
Автор:
Читайте нас: