Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2021, 17:11

Иске Балтачтан күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлады

Иске Балтач авылында яшәүче биш бала анасы Альбина Маханова белән Фларит Рәхимов гаиләсе быел өр-яңа өй бетереп чыкты. Бу зур мәшәкатьне тормышка ашырырга аларга дәүләт ярдәме булышлык итте.

Иске Балтачтан күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлады
Иске Балтачтан күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлады

 

Иске Балтач авылында яшәүче биш бала анасы Альбина Маханова  белән Фларит Рәхимов гаиләсе быел өр-яңа өй бетереп чыкты. Бу зур мәшәкатьне тормышка ашырырга аларга дәүләт ярдәме булышлык итте.

Гаилә тәүдә Мәнәгәз авылында яши. Альбина Рамил кызы белдерүенчә, авылда гаилә үз йорты белән көн күрә. Зур йорт газ ягулыгы белән җылытыла, су кергән, чыгарылган. Кыскасы, яшәр өчен шартлар булдырылган. Тик гаилә алдында торган зур проблема — авылда эш урыннары юклыгы һәм балаларны мәктәпкә, сәләтләрен үстерү йөзеннән төрле түгәрәкләргә йөртү мөмкинлегенең чикле булуы. Гаилә башлыклары төзек, җитеш тормышларын бикләп Иске Балтач авылына күченеп килә.

Биш ел кеше өстендә яшәдек. Дөресрәге, яшәү өчен шартлары да булмаган йортка вакытлыча түләп тордык. Аңа кадәр Иске Балтачта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаилә буларак исәпкә алынып, алты ел буе дәүләт ярдәменә өмет итеп субсидиягә алуга чиратта тордык, — ди Альбина ханым.

Гаилә башлыгы Фларит Хәтәм улы Иске Балтачка күченеп килгән көненнән “И. Махмутов” хуҗалыгында эшли. Альбина Рамил кызы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгендә кече тәрбияче.  

Күп балалы гаилә буларак, Иске Балтач авылындагы яңа микрорайоннан бушлай җир участогы алалар һәм 2020нче елның апрель аенда “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль программасы чикләрендә гаиләгә яңа торак төзү өчен субсидия бирелә.

Җиң сызганып йорт тергезү эшенә тотыналар. Шул ук елда өйгә нигез коралар, борыстан йорт күтәрәләр һәм быел май аенда өй туйлыйлар.

—Яңа өйне газ ягулыгына тоташтырдык. Электр үткәрелгән, кое казытып өйгә су керттек, юынтык суны чыгарга эшләдек. Үз бусагабызны атлап кайтып керәбез. Рәхмәт ил, республика, район җитәкчеләренә! Безнең кебек күп балалы гаиләгә бик зур ярдәм булды субсидия. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев безнең документларның язмышын шәхси контролендә тотты. Аңа аерым рәхмәт! — дип сөенә Альбина Рамил кызы.

Бу гаиләнең өлкән уллары Денис әлеге көндә Якутиядә вахта ысулы белән эшләп йөри. Тимур Калининградта армия хезмәтендә. Гүзәл — 7нче, Айдар — 6нчы, Айрат 1нче сыйныфта укып йөри.

Тату, бердәм, эшчән, тырыш гаиләдә балалар тормышка яхшы әзерлек белән үсә. Район үзәгендә үсмер балалар һәркайсы үз сәләте, үз мөмкинлекләре буенча төрле түгәрәкләргә йөри, файдалы шөгыльне үз иткән.

Ә күп балалы булудан курыкмаган, үз тырышлыклары белән ничек тә яшәргә омтылган, сабыйларын чын кешеләр итеп тәрбияләгән ана Альбина Маханованың күкрәген 2017нче елдан башлап “Ана даны” медале бизи. Күптән түгел районда Аналар хөрмәтенә оештырылган тантанада бүләкләнүчеләр арасында ул да бар иде. Бер төркем хатын-кызлар — аналар район Хакимиятенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Йөрәк җылысын сабыйларына тигез өләшкән анага яңа нигездә сәламәт булып, тигезлектә, балаларының бәхетен, игелеген күреп, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын.

Автор фотосы

Иске Балтачтан күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлады
Иске Балтачтан күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән өй туйлады
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: