Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 15:20

Балтачта аналарны хөрмәтләделәр

Аналар көне уңаеннан Балтач район мәдәният сараенда күркәм тантана үтте. Районыбызда яшәгән үрнәкле гаиләләрнең тоткасы, таянычы, районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашкан аналар чараның төп кунаклары булды.

Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр

 

Аналар көне уңаеннан Балтач район мәдәният сараенда күркәм тантана үтте. Районыбызда яшәгән үрнәкле гаиләләрнең тоткасы, таянычы, районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашкан аналар чараның төп кунаклары булды.

Тантанада залга җыелган барлык аналарны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.

— Безне йөрәген биреп яраткан кешеләр — аналарга сабырлык, корычтай сәламәтлек телим! —диде ул һәм иң лаек аналарга зур бүләкләр тапшырды.

Республика башлыгы Радий Хәбировның 517 санлы Указы  белән Иске Балтач авылында яшәүче күп балалы ана Гөлнара Шәймөхәмәтова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Филүс Әхнәф улы белән Гөлнара Зиннәтнур кызы үзләренең биш сабые янына сигез чит баланы да сыендырган, аларга дөрес тәрбия һәм белем биргән кешеләр Шәймөхәмәтовлар.

—Безнең көндәлек хезмәтебезне белеп, аңлап, югары бәһалаганнары өчен республика җитәкчелегенә, хәлебезне белешеп, ярдәмләшеп торганыгыз өчен сезгә, Илгиз Әхвәсович, зур рәхмәт белдерәм, — диде Гөлнара Шәймөхәмәтова котлауларны кабул иткәч.

      Гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешен тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен Светлана Сираева РФ Җәмәгать палатасы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Урындагы үзидарә үсешенә керткән зур өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Көнтүгеш авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Раушания Сафиуллинага Илгиз Субушев БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның һәм район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Урындагы үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Янбай авыл биләмәсе эшләр башкаручысы Светлана Дильмиева БР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоцияциясе идарәсе рәисенең һәм район Хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Авыл җирендә эшләүче яшь укытучы буларак, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә, грант сертификаты Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Светлана Сафиуллинага тапшырылды.

Аналар көне уңаеннан Башкортстан Республикасының Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бүләкләре һәм шулай ук район Хакимиятенең Мактау грамотасы, истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк зөрмәтле аналар сәхнәгә чакырылды. Алар: үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры, ике бала анасы Эльвера Әхмәтҗанова, “Романтик” үсмерләр клубы директоры, биш бала анасы Гөлчәчәк Сафетдинова, караучысыз калган җиде баланы үз гаиләсенә кабул иткән, күңел назын өләшкән Миңнезрия Хәбипова (Шәвъяды авылы), Балтач районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе начальнигы, ике бала анасы Гөлназ Нигәмәтуллина.   

Бүләкләнүчеләр хөрмәтенә үзешчән сәнгать осталары музыкаль номерлар юллады.

Газим Талипов фотолары

Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Балтачта аналарны хөрмәтләделәр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: