Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 16:00

Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте

Балтач район мәдәният сараенда Аналар көне уңаеннан үткән күркәм тантанада авылларда яшәүче, балалар тәрбияләүе хөрмәтле аналар да бар иде.

Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте

 

Балтач район мәдәният сараенда Аналар көне уңаеннан үткән күркәм тантанада авылларда яшәүче, балалар тәрбияләүе хөрмәтле аналар да бар иде.

Чараның күп өлеше бүләкләүләргә багышланды. Алып баручылар Дамир Хәмәтов белән Гөлназ Шәрифуллина Аналар көне уңаеннан район Хакимиятенең Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләре белән билгеләнүче хөрмәтле, район тормышында актив катнашкан, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән, үрнәкле балалар тәрбияләгән аналарны сәхнәгә чакырдылар.

Мактау кәгазьләрен һәм бүләкләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында сәхнәгә күтәрелгән Зиләзекүл авыл фельдшер-акушер пункты акушеркасы, дүрт бала анасы Хәлидә Галиханова, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжының рус теле укытучысы Миләүшә Исмәгыйлева, “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәре, өч бала анасы Гөлнур Рәхимҗанова, Каргалы авылыннан дүрт бала анасы, Республика Авыл спорт уеннарында гер күтәрү буенча өченче урынны яулаган Диләрә Ситдикова, “Изге уй” оешмасы социаль хезмәткәре, Югары Карыш авылында яшәүче алты бала анасы Гөлирә Фәрхетдинова, балалар сәнгате мәктәбенең хореография классы преподавателе, өч бала анасы Раушания Хәсәнова, үзәк китапханәнең әйдәүче библиографы, алты бала анасы Зилә Кашапова, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең рус теле укытучысы, биш бала анасы Гүзәл Мортазина, балалар иҗаты үзәге хуҗалык бүлеге мөдире, өч бала анасы Асель Зарипова, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбетренер-препоадавателе, дүрт бала анасы Оксана Ковалева, “Миләшкәй” балалар бакчасының тәрбиячесе, өч бала анасы Гөлнара Марданова, “Белоснежка” балалар бакчасы пешекчесе, өч бала анасы Элеонора Кубатиева, реабилитация үзәге кече тәрбиячесе, биш бала анасы, “Ана даны” медаленә ия Альбина Маханова, “Булат Борханов” шәхси предприятиесендә пешекче-кондитер булып эшләүче өч бала анасы Ләйсән Абрарова, “Луч” җәмгыятендә 25 ел дәвамында машина белән саву операторы булып хезмәт салучы, хезмәт алдынгысы, өч бала анасы Динара Зайдуганова, “Радуга” кулланучылар җәмгыятенең кадрлар буенча әйдәүче белгече Айгөл Гыйльметдинова, “Общепит” кулланучылар бәмгыяте баш бухгалтеры, өч бала анасы Инна Хәкимова, “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте техник-контролеры, өч бала анасы Гөлнур Зариповага залдагылар озак алкышлады.

Районның хатын-кызлар советы рәисе Элена Биктубаева барлык хатын-кызларны тәбрикләде һәм “Гаилә” үзәге директоры Эльмира Гарифуллина, шәхси эшкуар, район халкын икмәк-булка эшләнмәләре белән тәэмин итүче, ике бала анасы Илгиз Солтангалиевага БР Хатын-кызлар Союзының Мактау грамоталарын тапшырды.

Чараны бәйрәм тантанасында катнашкан аналар хөрмәтенә юлланган музыкаль чыгышлар  бизәде.

Газим Талипов фотолары

Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Балтачта аналар хөрмәтенә тантана үтте
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: