Хезмәт юлын колхозда күп тапкырлар мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән Талип ага Габдуллинның хезмәт юлына күзәтү тәкъдим итәбез.
Бөтен гомерен Көндәшле авылында яшәп механизатор хезмәтенә багышланган хезмәт ветераны Минталиб ага Габдуллинга 85 яшь тулды. Ул сугыш чоры баласы. Юбилей унаеннан үзе турында мәгълүматлар алырга баргач, ул сүзне иң әүвәле әтисеннән башлады.
-Әтиебез Габдулла Гыйльмияров 1899 елгы булган. Мине арбага утыртып, ат җигеп печән чабарга алып барганы хәтердә. Урманга барып җиткәч атны тугарып куя, арбага үлән йолкып сала да мине шул үлән өстенә утырта. Кайчакларда, алып бармаса, капка астыннан карап елап калганым исемдә. Әтинең төсен берничек тә хәтерли алмыйм. “ Хәтер” китабында аның исемен Абдулла дип язганнар, 1942 нче елда хәбәрсез югалган диелгән. Хәер, үземнең исемне дә төрлечә язалар: Минталиб, Минталип... Исем-фамилияләр белән эш итүче кешенең тиешле белеме булырга тиеш, минемчә. Ә авылдашлар өчен мин Талип булдым.
Яшүсмер чагында, колхозда күмәкләп печән хәзерләгәндә, Талип ике олы кеше сөйләшүенең шаһиты була. Нурихан бабай Гыйльфанов ( ул әсирлектә булан) егетнең күршесе Гыйльмулла бабай Суфияровтан аның кем улы булуын сорый. Кем икәнлеген белгәч, ул сугышта котокыч бер вакытта, ыжгырып немец өскә килгәндә, якында гына ике солдатның өченчесен өстерәп диярлек – күрәсең, яраланган- куаклыкка алып кереп китүләрен сөйли. Бу солдатта ул авылдашы Габдулланы танып кала, әммә якын барырга мөмкин түгел, чөнки бөтен җирдә ут, төтен, атыш, кыскасы, ата-улны, ана кызны белми торган мизгел.Боларны ишеткәч үсмернең күңеленә вәсвәсә керә, ул кайтып әнисенә сөйли. Әнисе Нурихан бабайларга барып сорашып карый, тик карт аңа берни дә әйтми. Еллар үтеп, Талиб, өйләнеп, шушы бабай яшәгән төбәккә- авылның Тау ягына башка чыккач, ул җайлап кына берчак тагын сорашып карый.
-Ул гарасаттан мин үзем әсирлеккә эләктем. Әгәр эниең юллый, эзли башласа?... Кем белә, Габдулла кордаш та пленга эләккән булса?... Сезгә, 6 балалы гаиләгә, тискәре караш булачак иде бит. Шуларны баш тирәли уйлап, мин әниеңә берни дә сөйләмәдем, -дип аңлатып бирә күпне күргән бабай.
Алты бала дигәннән, шәхсән мин аларның иң олысын һәм иң кечесен генә беләм. 1927 елгы Миңҗиян апа, Казыйхан Якупов белән яшәп, күп балалы гаилә булдырдылар. Бөтен балалары да оста җырчылар иде, мәктәп, авыл сәхнәләрен ямьләделәр. 1939 елда туган Гасыйм абыйның гаиләсе, балалары белән аралашып яшәдек. Ә менә 7 яшендә чирләп, 7 ел урын өстендә ятып үлгән абыйлары, 1928 елгы Мөхәмәтнәзир, Украинада гомер кичергән 1932 елгы Фәүзия апасы, тумыштан гарибрәк булып Свердловск тарафларында яшәгән 1934 елгы Хәнәфи абыйсы турында мин героемнан беренчегә ишеттем. Алты бертуганнан бүген Талип ага гына исән.
Аңа бары тик башлангыч мәктәптә, дүрт сыйныф кына укырга туры килә. Укытучысы Рәйхана Капичеваны олы ихтирам белән искә ала ветеран.
-Әнгам Атнабаев язган бит әле, дүрт класс белеме булса да, героем телгә бай, сүзгә оста, матур, образлы итеп сөйли, хәтере дә искиткеч әйбәт – сугыш безне колаклардан тартып, вакытыннан алда өлгертте, ди, тормыш үзе таләп иткән кимәлгә чүкеп җитештерде, ди. Мин дә ун яшемнән молотилка дип аталган иген сугу җайланмасын әйләндерүче ат куучы булып хезмәт юлымны башладым. Аннан “ служнай” (“сложный”) дип аталган комбайн чыкты. Көлтәләр эскерткә өелгән була, шуларны комбайнга биреп торалар. Бер эскерт сугылып беткәч, икенчесенә комбайнны ат белән, күмәк кеше булса, этеп тә күчереп йөретә идек.Сукканнан калган салам ат белән сөйрәтке(волокуша) ярдәмендә бер урынга җыелып, янә эскертләргә өелә бара. Шулай берничә ел эшләгәч, кышларын урман кисү зшенә җәлеп итә башладылар. Колхозларга, фәләнчә кубометр агач хәзерләргә дип, план бирәләр иде. 1954 елда Шучье Озеро ягына ат белән барганым хәтердә ( киселгән агачны ат белән чыгаралар). Чанага махсус җайланма (подсанка) эшләнә, аның белән бер алуда 1-1,5 кубометр агач чыгарырга мөмкин.
Заманалар узу белән кайбер һөнәрләр, эш төрләре юкка чыга, аларны белдергән сүзләр дә актив кулланыштан төшеп кала. Сабанчы ( плугар) эше белән дә шундый ук хәл. Талип ага берничә җәй сабанчы була. Тракторлар ул вакытта МТС карамагында, МТС хезмәт хакына азрак ашлык бирә. 1955 елның 6 нче сентябре аның хәтерендә гомерлеккә уелган.
-Бер тәүлек буена эшләп өйгә кайтып кергән генә идем(әни уракта), авыл советы секретаре Зыя ага Зарипов килеп керде. Кулында повестка:миңа бүген ук армиягә китәргә!Күрше малаен басуга йөгертеп әнине чакырып кайтардым. Чәйләр эчеп, җыенган арада атын җигеп Мәгъруф абзый Кәшфуллин килеп җитте. Ул мине Тәтешле военкоматына кадәр илтеп куйды.
Авылдашыбыз Кросноярск краендагы Соцгород дип аталган ябык шәһәрчектә хезмәт итә. Енисей елгасы буендагы бу яшерен зонада ике төркем кешеләр була: хәрбиләр һәм төрмәдәгеләр. Йөзәр метр тирәнлектәге котлованнар, җир астындагы бүлмәләр, аларны яктыртып торучы утлар, бер яктан килгәндә кинәт җир астына төшеп югалып, бераздан икенче якта елт итеп пәйдә булучы машиналар –ниндидер яшерен объект төзелә, әммә билгесез. Кайтып киткәндә, ике дистә ел бу серне сөйләмәскә имза куйдыралар.
1958 елда туган авылына кайта ул. Бу мәшһүр Нурлыгаян Такаевның рәислек итә башлаган чоры. Авылда яңа биналар төзелә( алар әле дә хезмәт итеп килә). Талип ат белән төзелештә эшли. 1959 елның азагына Рәхимкүлдән Әкълимә Хәбзелгаян кызына өйләнеп җибәрә. 1960 елда Аскын һөнәрчелек училищесена тракторчылыкка укырга бара. Балтачта да училище була, анда 4 ай укыталар, ә биредә- 1 ел. Бер елда күбрәк нәрсә белермен, дип уйлый яшь ир-ат. Хүзер ул моны яшьлек юләрлеге булган, дип бәяли. Әхнәф Мөсәлләмов, Николай Сидоров, Анатолий Петуховлар бергә укыйлар. Бу вакытта беренче балалары кызлары Ралия туа.
Эш дәверендә төрле маркалы” корыч атларны” иярләргә туры килә аңа: ДТ -54, Т-74, ДТ- 75, МТЗ -50, МТЗ – 82. Ат белән эшләүченең яраткан аты, савучының арада бер яраткан сыеры булган кебек, тракторчыларда да андый хис була икән. Талип ага әле дә ДТ -54А тракторын сагынып сөйли, хәтта дәүләт номерын да хәтерли: 38-71. Шушы техниканы төшенеп, аңа ияләшеп бетеп, гөрләп эшләп йөргәндә Талипны идарәгә чакырталар: комбайнчы Мәгъдән Сәгадиев авыл советы рәисе итеп сайланган, урынына кеше кирәк. Өстәвенә, хуҗалыкка ике яңа комбайн бүленгән, шуларны барып аласы бар.Урактан соң үз тракторына утырту шартын куеп ризалаша ул. Ике яңа техниканы “ Куып” алып кайталар, аларны җыярга да кирәк бит әле.
-Комбайнда ике сезон эшләдем. Беренче елны, комбайн корганда, ярдәмче итеп, синең абзыең Мансур Нәбиуллинны бирделәр. Ул бик оста тимерче иде, тик техникада тәҗирбәсе юк, акрынрак кыймылдый. Мин эштә шактый кыбырсык кеше( теге, икенче комбайн коручылардан калышмаска кирәк), кыздырып та алам үзен,ул ачуланмый, көлемсерәп кенә куя. Басуга чыгып учмаларны суга башлагач,хәзер инде көлеп кенә искә алырлык хәлләр дә булды. Мансур, беләсен, армиядә старшина булган, кушаматы да Старшина булган иде. Бункеры тулып туктаган, я әкренрәк барган комбайннарны узганда, рәхатләнеп честь биреп бара бу. Мин ачу белән, “ барабан тыгыла!” дип кычкырам,һәм ул үз эшенә керешә.Ул елны безнең күрсәткечләр әйбәт булды. Икенче елны да сынатмадым, әммә башкача комбайнга утырмадым, чөнки үзем яраткан тракторны бирмәделәр.
Ә аңа икенче ДТ -54 не бирәләр. Тик Карыш МТСына барып ремонтларга, погрузчик насосы куярга кирәк. Элекке тракторчы сөйләвенчә, МТС та тракторның рамасы һәм йөрү өлешеннән башкалары һәрберсе аерым цехларга таратыла торган була. Техниканы җыяр вакыт җитә, цехлардан чыккан бернәрсә дә Талипны канәгатләндерми:бирегә килгәндә нинди булган, әле дә шул хәләттәләр. Ул районга шикаять белдерергә теләп телефонга үрелгәндә, авылхуҗалыгы идарәсе инженеры үзе килеп кермәсенме. Фанир Галиханов Тельман исемендәге колхозда практика үткән, Габдуллинны яхшы белә. Шулай итеп, механизаторның үҗәтлеге, район белгеченең йогынтысы белән, яңадан сүтеп-корылып, колхозга менә дигән погрузчиклы трактор кайта.
Колхоз буенча елның-елында 1-2 нче алып килгән тракторчы 1975 елда район буенча беренче урынга чыга. Алдынгылар киңәшмәсенә чакыралар, президиумга утырталар. Алдынгычылар трибунага чыгып киләсе елга йөкләмәләр алуларын белдерәләр. Йөкләмә быелгыдан аз булсада артыгырак булырга тиеш икән, тигез яки кимрәк булса, район җитәкчесе шунда ук искәртү ясый. Тракторчының җирсөрүе, эшкәртүе, чәчүе, колхозда башка эшләр башкаруы, авылдашларга өй салырга Сандугач, Ярмакай ( Аскын) урманнарыннан кышларын бүрәнә ташучы, эскерт тарттырулар, Нефтекама, Яңавыл шәһәрләренә мал тапшырырга йөрүләре, Бөрегә чатнама суыкта кичкә каршы ягулыкка чыгып китеп, Карыш урамында трактор сүнеп, туңып шартлаган трубканы алыштырганчы кул бармаклары туңа язса да, кире борылмыйча, икенче көнне ягулыкны кайтарып җиткерүе барсыда ел ахрында шартлы рәвештә йомшак сөрүгәәйләндерелеп эталон – гектарларда үлчәнә икән. Талипның ул елдагы күрсәткече 2600 эталон – гектар була. Ул алдагы елга йөкләмәсен 2650 дип белдерә. Йөкләмәне арттырып үти, тик, иң югары күрсәткеч булса да, аны бу елны иң алдынгыга чыгармыйлар: янәсе, ел саен бер кеше булмасын...
Әлбәттә, аның фидакарь хезмәте югары бүләкләргә лаек булган. Төрле елларда бирелгән “ Социалистик ярышта җинүче” билгеләре, Мактау грамоталары архивын бизи. Иң кадерле бүләк исә 1976 елның декабрендә бирелгән 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены. Аларга 1998 елда тапшырылган “ Хезмәт ветераны”, 2019 елдагы тапшырылган “ Башкортостан Республикасы төзелүгә 100 ел” медальләре, быел тапшырылган “ Сугыш чоры балалары” билгеләре өстәлә.
Бөтен яклап та бәхетле булып булмый, яки тормыш һәрвакыт сиңа уңай гына булып тормый Талип ага да шәхси тормышында шактый авырлыклар күрде, югалтуларга дучар булды. Бер җәйне, үзе Большой Ялан дигән басуда чәчкәндә, мунчасы янып китте. Ул салам башлы була, түбәсе янып бетә, стенасын саклап калалар. Яңасын өлгерткәнче, берничә ел, төзәтеп, шуны файдаланалар. Берничә елдан тагын каза. 1974 елның 30 нчы май иртәсендә( Моны мин яхшы хәтерлим. М.Ф.) әле нибары 8 ел яшәгән өеннән көл – күмер генә торып калды. Кабаттан төзешү өчен күпме көч- гайрәт түгеләсен, күпме хезмәт киткәнен күз алдына китереп буладыр.
... Алты бала анасы Әкълимә апа каты авырудан дөняны иртәрәк калдырды. Бераздан Талип ага тормышын үзе кебек тол калган,күп балалы Мәүзинә апа Нәҗметдинова белән бәйләде. Тик Мәүзинә апа да кыска гомер кичерә, апаның төрле тарафларда яшәүче балалары туган нигезне сүндермичә яшәтүче, йортны, өйне гөл кебек, чиста- пөхтә, культуралы, зәвыклы алып баручыны бик ихтирам итәләр. Төп йортта исә төпчек кыз Розалия һәм кияве Рифат Нуртдиновлар яши.Аларның улы Ринат Уразай кызы Алисә Дилмиевага өйләнеп, картәтиләренә туруннарын (алар ике кыз) сөю бәхетен бүләк иттеләр.
Талип ага һич кенә дә кул кушырып утырырга яратмый. Пенсиягә чыккач, шәхси хуҗалыгына ат алып, берничә ел колхоз амбарында да эшләп йөреде әле ул. Йортында мал асрады, сарыкларын бетергәненә берничә генә ел. Ул һаман тынгысыз. Кышларын төнге бураннардан соң капка төбен кардан арындырырга иртэ белән иң беренче булып Талип ага чыга. Читтә яшәүче балалары (Фидарис – Екатеринбургта, олы кыз, Фаил, җырга оста Рушан, Мөнир Яр Чаллыны уз иттелэр) иң башта әтиләре яшәгән йортка кайталар. Хезмәт ветеранының гомере зая узмады, үткәннәре үкенерлек түгел. Татлысы да, ачысы да – күреләсе күрелде. Алда да күреләсе булыр әле, тик яхшысы гына.
Мәгъдән Фазылов
Фото гаилә архивыннан