Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 19:00

Көнче киленем

Килен белән нигәдер җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмадык. Әйе, бер-беребезгә карата хөрмәт бар, әмма җылылык юк. Ул авырга узгач үзгәрер, бергәләп кибетләргә йөрербез, кухняда чәй эчә-эчә балалар турында сөйләшербез, бергәләп исем эзләрбез дип уйлаган идем.

Көнче киленем

 

Килен белән нигәдер җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмадык. Әйе, бер-беребезгә карата хөрмәт бар, әмма җылылык юк. Ул авырга узгач үзгәрер, бергәләп кибетләргә йөрербез, кухняда чәй эчә-эчә балалар турында сөйләшербез, бергәләп исем эзләрбез дип уйлаган идем.

Күңелеңә җыйма

Улымның баласын тууын көтеп алдым. Кызым еракка кияүгә чыгып китте дә, аның балалары үскәнен күрмәдем. Онык сөя алмадым. Ә улым өйләнгәч, чын-чынлап дәү әни булырга әзерләндем. Фатирлары да бер тукталыш аша гына. Пенсиягә чыгуга икенче көнне үк эштән туктадым. Эшләгәч, тулысынча ярдәм итә алмаячагымны аңладым. 
Килен авырга узуга ук бәби киемнәре сата торган кибетләрне әйләндем. Карап куйдым, яшьләргә дә әйттем. Алар бит барысын да уйлап та бетерми әле. «Син иң яхшы дәү әни булачаксың, әни», – ди улым. Бала киемнәрен алып кайтып юып, үтүкләп киленемә тоттырдым. Ул моның өчен шатланды дип әйтә алмыйм. Коры гына рәхмәтен әйтеп, кайбер чакта төргәкне ачып та карамый сумкасына салды. 


Килен белән нигәдер җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра алмадык. Әйе, бер-беребезгә карата хөрмәт бар, әмма җылылык юк. Ул авырга узгач үзгәрер, бергәләп кибетләргә йөрербез, кухняда чәй эчә-эчә балалар турында сөйләшербез, бергәләп исем эзләрбез дип уйлаган идем. Булачак оныгыма бирәсем назым, мәхәббәтем бик көчле югыйсә.
«Андый җылы мөнәсәбәтләр кыз белән ана арасында гына була. Юләрләнеп, бәяңне төшереп, артыннан чабып йөрмә, зинһар. Чәчең белән идәнен себерсәң дә, син кайнана булып каласың», – ди иптәш хатыным. Әмма мин дөрес эшлим кебек. Ул бит оныгымның әнисе. Киленне хастаханәгә салгач та, көн саен передачалар илттем. Ә ул: «Зинһар җәфаланмагыз, әни алып килә миңа ашарга», – ди. «Әниең көне буе эштә. Ә мин өйдә, артык эшем дә юк, миңа берни тормый», – дип аңлатырга тырышсам да, килен һаман бер үк сүзне кабатлады.  Алсуның ярдәмемнән баш тартуын аңлап бетермәдем, хәтта үпкәләдем дә. Мин бит чын күңелдән!


«Син артык романтик, әнисе. Ә килен башка ул. Сез бары дуслар була алмаячаксыз, җитмәсә, ул синең киленең», – диде ирем минем зарлануларга. Әмма мин өметемне өзмәдем. Бала тугач, якынаербыз дип уйладым. Киленем бала тапкан көнне бик борчылдым. Көне буе дога укыдым, Ходайдан сәламәт бала җибәрүен, Алсуның артык интекмәвен сорадым. Оныгыбыз Булат туды. Өч көннән соң улым аларны алып кайтты. 
Булатны беренче тапкыр күргәч, йөрәгем урыныннан кубарылып чыгамы дип торам. Кечкенә генә төргәк шуның кадәр зур хисләр өермәсе тудырсын әле. Бөтен җирен үбәсем килде. Безнең оныгыбыз бит ул! Безнең каныбыз! Килен белән улым кодагый белән бергә килгән кунакларны сыйлады, ә мин бала яныннан бер минутка да китмәдем. Аның тәмлелеге! Аның исен иснәп туя алмадым. Кунаклар киткәч, өстәл җыярга ярдәм иттем, табак-савытларны юдым да, китәргә җыена башладым. Киленгә дә ял кирәк.


–    Алсу, иртәгә килермен. Пеленкаларны ике яклап үтекләргә кирәк.Үзем үтүкләрмен, ашарыңа да пешерермен. Сиңа ныклап тукланырга кирәк. Сөтең бетә күрмәсен Булатыбызга», – дидем.
–    Иртәгә әни килә, борчылма, – диде Алсу.
–    Ярый, алайса берсекөнгә килермен.
–    Әни, син борчылма әле. Әни миңа ярдәм итәр өчен ике атна ял алды. Ул минем янда булачак, – диде килен.
–    Ярдәм кирәк булса, шалтыратыгыз, – дидем елмаеп. Тагын нәрсә әйтим. Әнинең якынрак икәнен беләм. Әмма минем дә оныгымны үстерешергә бик тә ярдәм итәсем, аны сөясем килә.
Бер көн түздем дә, икенче көнне өчпочмаклар пешереп, оныгымны күрергә киттем. 
Алсу бала белән үзе генә иде. Кодагыйны эшкә чакыртканнар икән. «Әни барысын да эшләп китте. Бала яңа йоклап китте», – диде килен, булышырга кирәкме дигән соравыма. Өчпочмакларны да кабып та карамады. Өстәлгә генә алып куйды.


–    Булат уянганны көтәм. Килгәч-килгәч, оныгымны сөеп китим инде, – дидем.
Киленнең йөзе чытылганын күрдем. Ул минем калуыма шат түгел иде. Әмма күрмәмешкә салыштым. Шулвакыт Булат мышкылдый башлады. Киленнең имезеп бетерүен генә көттем дә, оныгымны кулыма алдым. Аның белән рәхәтләнеп сөйләштем, рәхәтләнеп сөйдем. Ләкин бу озакка бармады, әнисе тизрәк үзенә алды. Имеш, памперсын алыштырырга кирәк. «Мин булганда памперс кигертмә, пеленкага гына төр, сигән саен пеленкасын юып куярмын. Интерктермә улымны шул химия белән», – дидем. Әмма килен ишетмәмешкә салышты. 
Килгән саен үземә әнә шундый мөнәсәбәт сиздем. Булатны кайбер көннәрне кулыма да тоттырмады. Алсам да, тизрәк үзенә алып, бүлмәгә кереп китте. Ярдәм итәргә тотынсам да, кискен генә: «Әни, үзем», – диде. Үпкәләвемне күрсәтмәдем, әмма миңа бик авыр иде.  «Әнисе янында булганда син нигә кирәк инде аңа. Үз урыныңны бел», – диде иптәш хатын. Кодагый эшкә чыккач та, минем ярдәмем кирәк булмады. Килен йә «Үзем» диде, йә «Әни кич килә» дип әйтте. Кодагый чынлап та эштән соң һәр кич килеп йөрде. 
Ярдәмем бик сирәк кирәк булды. Бер ел эчендә биш тапкыр шалтыратты микән килен. Ә мин оныгымны карарга улым өйдә чакта килә башладым. Ул вакытта килен куып чыгара алмас, сүз дә әйтә алмас әле дип уйладым. Улым Булат белән гөр-гөр килүемне күреп бик шатланды. «Син иң яхшы дәү әни», – диде. Киленем генә эндәшмәде.
Булатның бер яше тулганчы кодагый шулай һәр көнне диярлек килеп йөрде. Бер ел эчендә ул ябыгып, картаеп та китте. Эштән соң килеп ярдәм итү авыр шул ул. Ә минем бик ярдәм итәсем килсә дә, килен артык якын китермәде. Мин аның өчен чит булып калдым. Югыйсә, барысын да дөрес итеп эшләргә тырыштым. Оныгыма әледән-әле бүләкләр алдым, һәрвакыт киленне мактадым, әмма җылылык булмады. 
Булатның бер яшен үткәрдек. Кодагый белән өстәл әзерләдек. Кунаклар килде. Аларны озаткач, яшьләр бала белән урамга чыгып китте, без кодагый белән өй җыештыра башладык. 
– Алар бала сөя, ә мин бик алҗадым, әмма кызымны тагын да жәллим. Аңа бит бит башка беркем ярдәм итми, – диде кодагый, табак-савыт юа-юа. 
–    Ничек инде беркем дә ярдәм итми. Ә мин? Булат туганчы махсус эштән чыктым, оныгымны үстерешергә ярдәм итәрмен дип планлаштырдым. Ә Алсу минем ярдәмемне кабул итми. Ул мине, гомумән, бусагадан да уздырмас иде, – дидем ел буе җыелган үпкәмне чыгарып. Кодагыйның «беркемдә ярдәм итми» дигән сүзе йөрәгемә барып кадалды. Аңа барысын да сөйләп бирдем. Ул гаҗәпләнеп тыңлап утырды 
–    Тукта әле, кодагый, берни аңламыйм. Алсу ялганчы түгел. «Кем тапкан шул карасын», – дип, әни безгә ярдәм итми», – ди бит ул. Син дә хәзер дөрес сөйлисең кебек...
Мин бөтенләй аптырадым. Ул сүзләрне әйткәнем түгел, уйлаганым да юк бит. Кодагый мине тизрәк тынычландырырга тырышты. Алсу белән сөйләшермен диде. 
Икенче көнне кич кодагый шалтыратты. 
–    Кодагый, Алсу сине балага көнләгән. Син баланы аннан яхшырак карарсың да, Булат сине ныграк яратыр дип уйлаган. Бала тапкан хатыннарда була торган хәл.  Алсу белән бик озак сөйләштек, кодагый. Ул гаебен аңлады. Син дә аны аңларга тырыш. Гафу ит син аны, яме. Әмма бернинди дә басым ясама. Безнең сөйләшүне дә әйтмә. Әкренләп җайлашыр, бераз сабыр ит, – диде. Мин сүзсез калдым. Ничек инде көнләшкән? Мин бит дәү әни, ә ул әни. Әнине беркем алыштыра алмый.
Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем. Булат белән бик озак урамда йөреп кердек. Көн саен, шулай  килә башладым. Алсу белән арабыз җылынды дип әйтә алмыйм. Әмма миңа дошманга караган кебек карамый иде инде. Алсу әле миңа ияләшеп кенә килә. Мин дә артык сабырсызланмыйм. Бер чәшке чәй эчеп, артымнан савыт-сабаны юам да, китәргә ашыгам. Артык бәйләнчек кайнана буласым килми. 


Ә беркөнне Булатны безгә китерделәр. Яшьләр дусларының туган көненә барды. Андагы шатлыгымны күрсәгез. Оныгым килгәнче, өйне җентекләп җыештырып чыктым. Кибеттән барып уенчыклар алдым. Хәтта ирем белән үземә яңа өй костюмнары сатып алып кайттым. Булатның дәү әтисе белән әнисе матур, пөхтә булырга тиеш. Ул кичне оныгыбыз белән рәхәтләнеп уйнадык. Мондый бәхет биргәннәре өчен балаларга бик рәхмәтлемен. Бигрәк тә, киленгә. Бала өчен беренче урында әни торганын, дәү әнинең бары тик ярдәмче икәнен аңлаганы өчен рәхмәт. Кызы белән сөйләшкәне өчен кодагыема рәхмәт. Күзләр генә тимәсен. 
Бәлки минем хәлдә калган кайнаналар бардыр. Сабыр булыгыз, яме. Яшьләр барысын да аңлап бетерми шул. 

Мөнирә апагыз

 Сөембикә 

Көнче киленем
Автор: