Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2021, 19:53

Тушкыр авылы халкы өмәләрдә катнашты

Бу көннәрдә Тушкыр авылы өмәләрдән гөрләп торды. Авыл эчендәге хуҗасыз йортлар тирәсе, мәңгелек йорт тәртипкә китерелде.


Бу көннәрдә Тушкыр авылы өмәләрдән гөрләп торды. Авыл эчендәге хуҗасыз йортлар тирәсе, мәңгелек йорт тәртипкә китерелде.
Туган як! Туган авыл! Туган йорт! Ата йорты! Шунда туып-үскән балалар белем алып һөнәр иясе булырга ата йортыннан чыгып китә. Шәһәдә төпләнеп, гаилә корып, үзенең максатына ирешеп яши. Туган якның, туып-үскән йортның һәр агачын, кое, чишмә суларының тәмен, һәр сайраган кошның җырлавын, авылның һәр сулышын искә төшереп, хәтта көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгене куллары, битлэре кап-кара булып бетеп тозга манып ашаганнарын, ялан-аяк чыклы үлән өстеннән йөгерүләрен, ләйсән яңгыр яуганда салават күперен тотарга йөгерүләрен, аяз төннәрдә капка төбендә йолдызлар санаганнарын, сызылып таң атканны карап утыруларын бер кем дә онытмый. Җае чыккан саен туган авылына ашкынып кайта,тирән итеп туган якның саф һавасын сулый.
Ә авыл акренлап олыгая. Хуҗалары күптән вафат булган, ата йортында сунгән утлар... Буш өйләр... Дигәнәк , чүп үләннәре үскән, агачлар баскан буш йорт урыннары...
...Безнең Тушкыр авылы мәчете янында да шундый моңсу күренешләр. Бушап калган өй урыны... Чистартырга кирәк иде дигән уй килде. Һәрвакыт өмәләр белән эшләр эшләнә. Бу юлы туган авылга бәйрәмгә, кунакка кайткан балаларыбызны җэлеп иттем. Бик теләп, сөенеп килделәр .Тиз арада дигәнәкләрдән, сынган агач кәүсәләреннән, кеше яшәмәгән җирдә чүп күп жыела, шуларны жыеп, чистартып куйдык. Уфада яшәүче Радик Вәлинуров, Нефтекамада яшәүче Ирнус Сагъдиев, Рафаэль Шайниязов, вахта ысулы белән эшләүчеләр Айдар Салихов, Руслан Шайниязов, Екатеринбургта яшәүче классташым Шамиль Закирьянов, Нижневартовскидан туганым Радик Фарвазов, Түбән Камадан бертуганнар Илюся Исламова, Рита Фатхутдинова, 80 яшен узган, яшьләргә биргесез, шигырь юллары белән генә сөйләүче Әхтэф абый Гайдуллин, Рамиль хәзрәткә ураза вакытында ял кирәк дип дәшмәгән идем, тыныч кына читтә каламы соң, йөгереп килеп тә җитте, бер эштән дә калмый, беренчеләрдән булып йөрүчеләр Фәһемьян Нуриев, Әниф Сәгъдиев, Талхат Нигаматуллин, Финат Валинуровлар ялт итеп эшләп тә куйдык. Шул урынга матур итеп нарат агачлары утыртыйк дигән фикер булды. Күңелләргэ никадәр рәхәт, җиңел булганын язып кына аңлата торган түгел. Мәчеткә кереп хәер-сәдакалар салып, дога кылдырып кайттык. Шушы көнне бер төркем халык мәңгелек йортыбызда өмәдә катнашты. Хакимият башлыгы Булат Әгъләмов рәхмәт белдерде.
Бик күп еллар хуҗасыз калган өйләрнең, йортларын, өй яннарын гел карап торучы күршеләре бар. Шундыйларның берсе авлыбызның ихтирамлы, гомер буе халыкка хезмәт иткән табибыбыз Гатуф Гәрәйшин. Фәнүзә апа Кәбирова күршедәге буш өйнең тәрәзәләрен буяп куйган иде, өй "елмаеп" тора. Шундый кешеләр, тирә ягын чистартып торган күршеләр күп авылда. Ата нигезен саклап, ата йортында ут кабызган Башкортстанның, Татарстанның атказанган артисты Рифкат Габдульянов, шул ук максат белән эш башлаган Рәшидә һәм Радик Фарвазовларга уңышлар телибез һәм үрнәк алучылар да булыр дип ышанабыз. Буш өйләр бик күп. Шул өйләрдә утлар кабынып авыл тагын да матурланып бәхеткә күмелсә иде!






Ралия Сәгъдиева
Тушкыр авылы
Автор фотолары
Читайте нас: