Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
10 Августа 2020, 12:30
Куштау тавы итәгендә протест акцияләе дәвам итә
Стәрлетамак янындагы Куштау итәгендә соңгы тәүлектә ике митинг узды. Берәүләр тауны юкка чыгаруга каршы, икенчеләр геологик разведка эшләрен яңартуны таләп итә.
title
Стәрлетамак янындагы Куштау итәгендә соңгы тәүлектә ике митинг узды. Берәүләр тауны юкка чыгаруга каршы, икенчеләр геологик разведка эшләрен яңартуны таләп итә.
Стәрлетамак янындагы Куштау тавы янында тәүлек дәвамында ике митинг узды. Бер төркем – тауны саклап калу ягында, икенчеләр Куштауда геологик разведка эшләрен яңартуны таләп итә. Акцияләрдә 3000ләп кеше катнашкан, алар барышында берәү дә зыян күрмәгән.
9 август көнне тау янында тере чылбырга Куштау сакчылары тезелеп басты. Гомумән алганда, хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә акциядә катнашучылар саны 1200 кешегә бәяләнә. Нигездә, алар республиканың ерак районнарыннан, элегрәк Русия территориясендә тыелган «Башкорт» оешмасы эшчәнлегендә катнашкан кешеләр иде. Алар Куштаудагы БСК эшен тулысынча туктатуны таләп иттеләр.
10 август иртәсендә Стәрлетамакның 1500 гә якын кешесе Куштауга тыныч демионстрация оештырдылар. Нигездә, алар БСК заводы хезмәткәрләре иде. Алар федераль хакимият органнары биргән рөхсәтләр һәм лицензияләр нигезендә үткәрелә торган Куштаудагы законлы геологик разведкага комачаулауны туктатырга таләп иттеләр. Кулларында " Содага эшләргә бирегез”,” Мин БСКда эшлим, миңа гаиләмне карарга кирәк”, “ БСКда мине тотрыклы эшемнән мәхрүм итмәгез”,”Безне хезмәт хакларыннан мәхрүм итмәгез”, “Ссоданы ябарга бирмибез”, “Завод эшләячәк”, “Соданы ябу юк “һәм башка эчтәлектәге плакатлар бар иде.
Стихияле акция барышында тау казу тарафдарларының Куштау сакчылары белән җитди бәрелешләре теркәлмәгән. Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли, алар хокук тәртибен саклауны тәэмин итәләр.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"