Җәмгыять
10 Августа 2020, 08:00

Башкортстанда коронавирус йоктырган кешеләр саны 7093кә җиткән

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар утыз дүрт кешегә арткан.

title
Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар утыз дүрт кешегә арткан.
Башкортстанда узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар утыз дүрт кешегә арткан. Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бүген, 10 август көнне, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә шул хакта белдергән.
Пандемия чорыннан башлап республикада COVID-19 вирусын йоктырган кешеләр саны 7093кә җиткән. Соңгы тәүлек күрсәткечләренә караганда, үсеш темпы--0,7, вирус таралу коэффициенты – 0,9 процент тәшкил итә.
Ведомсство башлыгы билгеләвенчә, соңгы өч атнада үсеш темпы тәүлегенә 35-36 кешедән артмый. Мондый ситуациядә платога чыктык дип әйтергә мөм кин.
Моннан тыш, республикада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны кимегән – авырулар темпы тәүлегенә 100 кешедән артмый, уртача – 60-80 кеше.
Хәзерге вакытта стационарларда 300 пациент дәвалана, аларның 236сы – уртача авыр хәлдә, 29ы – авыр хәлдә. Тагын 1 мең 384 пациент амбулатория шартларында дәвалана. Үлемнең яңа очраклары юк, коронавирустан үлүчеләр саны элеккечә кала-25 кеше.