Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
7 Августа 2020, 19:00
Балтач районында БДИ нәтиҗәләре билгеле
Балтач районында БДИ нәтиҗәләре билгеле. Имтихан тапшыручылар арасыннда 82- 84 балл җыйганнар бар."Ике"леләр дә юк түгел.
Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач районында БДИ нәтиҗәләре билгеле. Имтихан тапшыручылар арасыннда 82- 84 балл җыйганнар бар."Ике"леләр дә юк түгел.
Балтач районында БДИ-2020 нәтиҗәләре начар түгел. Имтиханнарның нинди катлаулы шартларда узуын исәпкә алганда (пандемия, ике айлык дистанцион шартларда уку), егетләр һәм кызлар үз белемнәрен объектив күрсәтә алдылар, дип әйтергә тулы нигез бар.
Рус теле әдәбиятыннан уртача балл 63кә тиң. Информатика фәненнән ике кеше БДИ тапшырган. Уртача балл 64кә тиң. Бер бала имтихан нәтиҗәләре буенча 74 балл җыйган. Рус теленнән илле кыз һәм егет БДИ тапшырган. 17 бала 80ннән артык бал җыйган. Бу фән буенча уртача балл күрсәткече 72 баллга тиң. Иң югары нәтиҗәгә ирешүче 91 балл җыйган. Математикадан 25 кыз һәм егет имтихан тапшырырга теләк белдергән булган. Макималь балл 84кә тиң. Уртача балл күрсәткече—66. Тарих фәненнән 7 кыз һәм егет имтихан тапшырган. Уртача күрсәткеч 50 баллга тиң. 71 балл җыючы да булган. Кызганычка каршы ике бала минималь дәрәҗә нәтиҗәләренә ирешә алмаган. Шулай ук химия, җәмгыять фәненнән БДИны “ике”легә тапшыручылар булган. Биологиядән 15 баланың берсе 84 балл җыйган, уртача нәтиҗә 61 балл.
“ БДИ нәтиҗәләре буенча минималь чик дәрәҗәсернә җитү ягыннан кимчелекләр булган фәннәр буенча актив эшләячәкбез һәм хәлне төзәтәчәкбез! Барлык педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт! Укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучыларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”,
-- дип язган район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова үзенең
Инстаграмында
.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"