Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
5 Августа 2020, 19:30
Балтач кырларында арыш чәчәр чак җитте
Балтач районы хуҗалыкларында быел тугыз мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла.
Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач районы хуҗалыкларында быел тугыз мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла.
— Безнең шартларда 5 августтан 25 августка кадәр чор уҗым культуралары чәчү өчпн иң кулау вакыт булып исәпләнә. Чәчүлекләр кышка әзер булып кар астына ятсын дисәк, чәчү ваытында агроттехник вакытка сыю кирәк. Дөрес, соңгы елларда климат беркадәр үзгәрде. 10 августтан соң чәчүгә төшкәннәр дә отылмый. Хуҗалыклар уҗым культуралары чәчргә әзер,—ди район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Фәрит Солтанов, көзге чәчү фронтындагы эшләр белән таныштырып.
Уҗым культуралары структурасында арыш, тритикале, уҗым бодае чәчүлекләре урын алып тора. Уҗым бодае игү белән “Правда”, “Россвет” җәмгыятьләрендә, “Дилмиев индивидуаль предприятиесе”ндә шйгыльләнәләр.. “Луч” җәмгыятендә соңгы елларда “шәҗәрә”сендә бодай линиясе өстенлек алган житница сортлы тритикале үстерүгә игътибар бирәләр. Терлек азыгы өчен нәтиҗәле культура.
—Быел арыш уңышыннан да канәгатьбез. Урыны белән гектар куәте утыз бер центнердан артып ките. Тритикаледан да югары уңыш көтәбез. Берничә көннән аның да бөртекләрен җыеп алуны башларга исәп тотабыз, — ди „Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, үстерелгән уңыштан канәгать булып.
Район хуҗалыкларында сабанашлык бодае өлгерүдән ерак тора әле. Ә уҗым бодае арыш белән бергә өлгерде „Правда” җәмгыятендә уҗым бодае уңышын җыеп та алдылар инде. Шулай да районда арыш игүгә өстенлек бирелә. Чөнки безнең кырларда ул ышанычлырак кышлый.
Район басуларында тугыз мең гектарда урнаштырылачак уҗым культураларының 700 гектары „Луч” җәмгыяте басуларында урын алачак. Моның өчен 300 гектарда чиста пар җирләре калдырылган булган. Ул басуларга бүген-иртәгә чәчү агрегатлары чыгачак. 200 гектарда арышны биләүле пар җирләренә урнаштырачаклар. Шулай ук 200 гектарда арыш күпьеллык үлән басуларына алмашка киләчәк.
Әлеге вакытта К-700 механизаторы Роберт Галлямов нәкъ шундый басуларны эшкәртү белән шөгыльләнә.
—Инде өченче басуны эшкәртәм. Йөз гектардан артык мәйданда җир сөрдем инде. Кара җир дә тиешенчә тәрбияләгәндә генә уңышны юмарт бирә. Шуңа күрә намус кушканча эшләргә тырышам, — ди механизатор, үзенә эш фронты булуына сөенеп.
Гомумән, һәр хуҗалыкта игенчеләр алдында эш фронты киң бүген.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"