Җәмгыять
3 Августа 2020, 11:20

Башкортстанда 13 мең кеше “Санлы икътисадның төп компетенцияләре” программасы буенча бушлай укый алачак

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Санлы икътисад” милли проектына ярашлы, төбәк программасы старт ала. “Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” оешмалары ассоциациясе директоры Руслан Габидуллин әйтүенчә, бу укулар октябрь аенда тәмамланачак һәм “студентлар” сертификатлар алачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Санлы икътисад” милли проектына ярашлы, төбәк программасы старт ала.
“Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” оешмалары ассоциациясе директоры Руслан Габидуллин әйтүенчә, бу укулар октябрь аенда тәмамланачак һәм “студентлар” сертификатлар алачак.
Уку программасы өч этапка бүленә. Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсен санлы үстерү министры Геннадий Разумикин бездә бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклап үтте. Республика тәҗрибә уртаклашу буенча хәтта Русиянең берничә төбәге белән килешү дә төзегән. “Без Липецк, Оренбург өлкәләре, Бурятия белән тәҗрибә уртаклашырга килештек”, - диде Геннадий Разумикин.
“РФ Санлы икътисад” милли программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, ул үз эченә 12 проектны ала. Милли проектны гомум финанслау 1,5 трлн сумга төшәчәк.

Фото: mgazeta.com
omet-rb.rbsmi.ru