Җәмгыять
3 Августа 2020, 09:01

Башкортстан Республикасының һәр алтынчы кешесе “Алга” картасын сатып алган

«Алга» бердәм транспорт картасын чыгару буенча бердәм республика акчасыз системасын гамәлгә кертү буенча пилот проекты 2019 елның 1 июленнән старт алды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле системага 65 пассажир ташучы тоташтырылган, аларга 5 701 терминал тапшырылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Алга» бердәм транспорт картасын чыгару буенча бердәм республика акчасыз системасын гамәлгә кертү буенча пилот проекты 2019 елның 1 июленнән старт алды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле системага 65 пассажир ташучы тоташтырылган, аларга 5 701 терминал тапшырылган.
Сынау проекты гамәлдә булу срогы дәвамында 300 меңнән артык «Алга» картасы сатылган, аларны 97 миллионнан артык кеше кулланган.
Пассажирлар «Алга» картасын куллануның өстенлеген бәяләделәр - аны республиканың һәр 6 нчы кешесе куллана. Республика халкының максатчан төркемнәре өчен мәктәп укучысы, мәктәп хезмәткәре карталары, корпоратив карта, ташламалы категория гражданнар өчен Социаль карта эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән. Бер көн эчендә җәмәгать транспортында йөрү өчен акчасыз түләү терминаллары «Алга» картасы буенча түләнгән 361 мең тапкыр йөрүне терки. Шул ук вакытта акчасыз исәпләүләрнең гомуми күләме 75% тәшкил итә.
БРның «Башавтотранс» предприятиесе, МУЭТ кебек пассажир ташучыларның «Алга» Бердәм транспорт картасы аша узуына түләүдә шәһәр электричкасында Тарифлар банк картасыннан һәм кулдагы исәп-хисаптан түбәнрәк билгеләнде. Экономия бер тапкыр барган өчен 5 сум тәшкил итәчәк.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 сентябреннән Уфада бер сәгатьлек күчеп утыру тарифы гамәлдә, ул бер транспорт төреннән икенчесенә күчеп йөрү мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта ике тапкыр арттырып түләми. «Башавтотранс», Уфа шәһәре МУЭТы, шулай ук «шәһәр электричкасында» (Дим-Шакша шәһәр яны элемтәсе) шәһәр маршрутлары эчендә йөрү өчен бер сәгать эчендә бушлай күчереп утыру мөмкинлеге бар. Бер сәгать күчереп утыру тарифы кертелгәннән соң, түләүсез йөрү күләме 1 миллионнан артык тәшкил иткән.
«Алга» карталарын бөтен республика буенча 2163 сату ноктасында сатып алырга мөмкин. Карталарны тормышка ашыруга эре федераль һәм республика сәүдә челтәрләре җәлеп ителгән. Технологик оператор Башкортстан Республикасы территориясенеп 100 процентын сату нокталары белән каплатуын тәэмин итте. Пассажирларга уңайлы булсын очен БРның «Башавтотранс» ГУП ташучысы карталарны реализацияләүгә җәлеп ителде, ул карталарны күчмә составта тормышка ашыра һәм үз карталарын алмаштыра. Шулай ук «Алга» бердәм транспорт картасын «Русия почтасы» бүлекчәләрендә сатып алырга һәм тулыландырырга мөмкин.
Сынау проектының партнерлары – “Сбербанк”, “УралСиб”, “Промтрансбанк”, “ВТБ”, “Почта банк”, “Раффайзенбанк”, “Россельхозбанк”, “Альфа-банк” кебек эре банк оешмалары. Димәк, «Алга» транспорт картасын хәзер әлеге банкларның бүлекләрендә дә тулыландырырга һәм сатып алырга була. Шул ук вакытта «Алга» картасыннан файдаланучыларның 97% ы аны банкларның «интернет сервисларында» тулыландыра. "Алга» картасы буенча мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин.