Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
30 Июля 2020, 05:41
Радий Хәбиров Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә катнашты
29 июльдә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы чорга әзерлеге турында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. #ВладимирПутин
title
29 июльдә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы чорга әзерлеге турында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Русиядә коронавирус таралуга бәйле хәл, шулай ук медицина учреждениеләрен көз көне салкын тию авыруларының традицион үсешенә әзерләү турында фикер алыштылар.
"Хәл катлаулы булып кала һәм теләсә кайсы якка тайпылырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә без сезнең белән җыелдык та инде. Шуңа күрә үз-үзеңне тынычландырырга, табибларның киңәшләрен онытырга бернинди сәбәп тә юк, - диде Владимир Путин. — Мин хәзер хакимият вәкилләренә дә, илебез халкына да мөрәҗәгать итәм”.
Дәүләт башлыгы илнең барлык төбәкләрендә дә авырулар санының тотрыклы кимүенә ирешә алмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, илнең кайбер субъектларында эшләр торышы «катлаулы булып кала».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы тәүлек эчендә Башкортстанның 35 кешесендә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы расланган. Шулай итеп, COVID-19 инфекцияле кешеләр саны республикада пандемия башланганнан бирле 6 675 кешегә җиткән.
Чыганак: ИА Башинформ
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"