Җәмгыять
30 Июля 2020, 08:27

Башкортстанда COVID-19 таралуын Гадәттән тыш хәлләрне кертүгә сәбәп буларак беркеткәннәр

Башкортстанда «Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында»гы БР Законына төзәтмәләр үз көченә керде. Аерым алганда, Дәүләт Җыелышы-Корылтай вәкилләре Гадәттән тыш хәл төшенчәсенә куркыныч авыруның таралуын керткәннәр.

title

«Хәзер гадәттән тыш хәл авария, һәлакәт яки куркыныч табигый күренеш белән генә түгел, ә куркыныч авыру таралуга бәйле рәвештә дә игълан ителергә мөмкин. Законда пандемия шартларында республика хакимият органнарының вәкаләтләре тәгаенләнде. Югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимын керткәндә, алар республика территориясендә барлык гражданнар һәм оешмалар өчен үтәлергә тиешле тәртип кагыйдәләрен билгели», — дип аңлатты башкорт парламенты рәисе Константин Толкачев.
Башкортстанның Дәүләт Җыелышы рәисе яңа коронавирус йогышы көтелмәгән чакыру булды, дип белдерде.
"Законнарда мондый масштабтагы эпидемия килеп чыгу очрагына гамәлләр каралмаган. Хәзер бездә тәҗрибә, мондый очракларда ничек эш итәргә кирәклеген аңлау бар. Законнар базасын яңа чынбарлыкка туры китерергә кирәк", - диде Константин Толкачев.
ИА Башинформ