Балтач таңнары
+9 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
30 Июля 2020, 07:00
Балтач мөхтәсибәте Корбан бәйрәмен хәвефсез удыру буенча тәкъдимнәр кертте
Балтач мөхтәсибәте районда Корбан бәйрәмен хәвефсез уздыру буенча тәкъдимнәр кертте.
Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач мөхтәсибәте районда Корбан бәйрәмен хәвефсез уздыру буенча тәкъдимнәр кертте.
Хөрмәтле райондашлар! Изге Корбан бәйрәме якынлаша! Изге бәйрәмне үткәрү буенча тәкъдимнәр белән сезгә белешмәлек юллыйбыз. Башкортстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе рекомендацияләренә нигезләнеп, Балтач районы мөхтәсибәте 31 июль көнне район мәчетләрендә Корбан бәйрәме үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйрәм намазын һәм хутбаны 20 минуттан да артык дәвам итмәскә кирәк. Барлык чаралардан соң халык таралышырга тиеш. Бәйрәм табыны оештыру тыела! Мәчет эчендә булганда, бер кеше исәбенә 4 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш, кешеләр саны 100дән артырга тиеш түгел. Шулай ук бүлмәләрдә үткәрелә торган чараларда , СОVID – 19 инфекциялеләрнең, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан, беренче чиратта сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы, диабет авыруларыннан интегүче затларның гыйбадәт кылуда катнашуы чикләнә. Бәйрәмне өйдә, тар гаилә даирәсендә үткәрү киңәш ителә. Җәмәгать урыннарына, шул исәптән мәчетләргә йөрүче затлар тарафыннан саклау битлекләрен мәҗбүри йөртү, социаль дистанция чараларын үтәү (1.5 метрдан да ким булмаган) турында онытырга ярамый.
Быел бәйрәм намазы, Роспотребнадзор кагыйдәләрен үтәп, мәчеттә 08-00 сәгатьтә укыла. Район мәчетләрендә Корбан гаетен күп кеше катнашлыгында табын оештырып үткәрү тыела. Корбанлык терлеген чалуны һәм табын оештыруны һәр мөэмин үзенең гаилә даирәсендә үткәрергә тиеш
.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"