Балтач таңнары
+9 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
29 Июля 2020, 09:00
“Россия” җәмгыятендә ындыр табагында яңа уңышны кабул итәргә әзерләнәләр
“Россия” җәмгыяте Богдан звеносы ындыр табагында яңа уңышны кабул итүгә әзерлек фронтында соңгы эшләр бара.
Добавить в предпочтительные источники Google
“Россия” җәмгыяте Богдан звеносы ындыр табагында яңа уңышны кабул итүгә әзерлек фронтында соңгы эшләр бара.
Урып-жыю чоры – авыл хуҗалыгында иң киеренке вакыт. Озакламый барлык хуҗалыкларда да ашлык җыю агрегатлары эшкә күмеләчәк. Уңышны җыеп алу гына түгел, аның сакланышын да тәэмин итү мөһим. Амбар хуҗалыгы әзер булса, игенченең күңеле тыныч
“Россия” җәмгыяте Богдан звеносы ындыр табагында ашлык тазартуга билгеләнгән, шахта төрендәге, ЗАВ-40 һәм КЗС маркалы киптерү агрегаты инде утыз елга якын хезмәт итә.
—Күп хуҗалыкларда менә бу агргегатларны тимер сыныклары кабул итү базаларына илтеп тапшырып акча эшләделәр. Без алай итмәдек. Сакладык. Алардан башка булмый. Дөрес, алмаш өлешләрен вакаытында алыштырып тору кирәк, — ди “Россия” җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов, басудагысы түгел, ындырдагысы ашлык дигән хакыйкатьнең мәгънәсенә басым ясап.
Җаваплы хезмәткәрләр агрегатларга техник карауны вакытында үткәреп тора. Бу юлы ЗАВ-40 агргеатына беркадәр ремонт таләп ителгән. Ындыр табагы техникасын хезмәтләндерү операторы Ришат Хәсәнов, ярдәмчесе Вадим Хәмәтгалиев белән, әлеге вакытта агргеатның чүмечле транспортерын алыштыру белән шөгыльләнә.
—Эш катлаулы һәм мәшәкатьле. Безнең хезмәткәрләр булсын дип эшли торганнардан. Алар ремонтлаган техника беркайчан да сынатмый. Быел да уңыш җыю чорында амбар хуҗалыгында эш барышында техника белән бәйле тоткарлык булмас дип уйлыйм, —ди ындыр табагы мөдире Вәгыйз Төхбәтуллин, ашлык кабул итү һәм урнаштыру фронтында эшләр көйле барачагына ышаныч белдереп.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"