Җәмгыять
28 Июля 2020, 12:00

“Россия” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә

“Россия” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә. Игенчеләр бу көннәрдә Богдан сөтчелек фермасы азык базасын ныгыта.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Россия” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә. Игенчеләр бу көннәрдә Богдан сөтчелек фермасы азык базасын ныгыта.
Район хуҗалыкларында яшел урак җәй башында ук башланган иде. Көзге-кышкы айларда терлекләрдән өзлексез продукция алуны тәэмин итү фронтында әле эшләрнең иң кызган чоры. Терлекләр саны буенча иң зур хуҗалыкта—“Россия” җәмгыятендә яшел урак аеруча көйле бара.
Игенчеләр печән хәзерлүне төгәлләде. Шулай да хуҗалык басулары бу көннәрдә кайнап тора.
—Кәҗә үләненең беренче уңышыннан тулысынча печән хәзерләдек. Хәзер печән төргәкләрен фермаларның азык ихаталарына ташыйсы бар,—ди җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов, эшләр барышы белән таныштырып.
Әле бер звено Иске Тимкә звеносы басуларыннан печән төргәкләрен сөтчелек фермасына ташу белән шөгыльләнә. Бу ферманы сусыл азыклар белән тәэмин итү фронтында да эш төгәлләнгән.
Хәзер инде яшел уракчыларның төп звеносы Богдан сөтчелек фермасы өчен сусыл азыклар запасы булдыру эшләренә күмелгән. Механизатор Салават Кашапов, Ридаль Әхкамов, Денис Кашапов, Илдар Аскаров, транспорт чараларын хезмәтләндерүче Динар Кашапов, Фларис Әхияров, Анфис Кашапов, Фигат Әхмәтҗанов, Таһир Сәхапов, Руслан Әхмәдуллиннар вика катнаш солы яшел массасын җыеп алу белән шөгыльләнәләр.
Соңгы берничә елда хуҗалыкта сусыл азыклар нигезен вика катнаш солы яшел массасыннан хәзерләнгән сенаж тәшкил итә. Моңа кадәр хуҗалык силос кукуруз үстерү белән дан тота иде. Хәзер бу культурадан баш тарттылар. Чөнки аны игү күп чыгымнар таләп итә.
—Вика катнаш солы яшел массасынан хәзерләнгән сусыл азыкның туклыклыгы югары. Чөнки без аны ашлыклы сенаж технологиясе буенча хәзерләргә тырышабыз. Моның өчен аның яшел массасын бөртекләр сөтләнеп өлгерү фазасы ахырында җыеп алу кирәк,— Фидарис Гарипов, хәзерләнгән терлек азыгының өстенлекләрен билгеләп.
Хуҗалык басуларында терлек азыгы хәзерләү максатлары өчен елның-елында мең гектарда вика катнаш солы чәчүлекләре урнаштыралар. Йөз гектардагы мәйданда сыерларны көиүлиләр. 500 гектардагы чәчүлекнең яшел массасы сенажга җыеп алына. Ә 400 гектарда өлгергән ыика солы катнашмасы бөртекләреннән орлык һәм фураң туплыйлар
"Россия” җәмгыятендә, бүген эшләрнең ничек баруын бәһалаганда, терлекчелек тармагы кыш көннәрендә элекке кебек үк тотрыклы эшләячәгенә ышаныч зур.