Балтач таңнары
+7 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
28 Июля 2020, 08:24
Бөре шәһәрендә "Яңа үзәк" архитектура-парк ансамбле төзелеше дәвам итә
2019 елда Бөре шәһәре Октябрь мәйданы һәм Ленин скверы территориясе белән бергә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңде.
Добавить в предпочтительные источники Google
2019 елда Бөре шәһәре Октябрь мәйданы һәм Ленин скверы территориясе белән бергә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңде.
Проект кысаларында эшләр кызганнан-кыза бара. Тиздән җирле халык өчен кечкенә ивентлар өчен амфитеатр, коры фонтан, заманча балалар мәйданчыгы һәм таганнар белән ял итү зонасы һәм wi-fi лы ял урыны булачак. “Яшел базар” модификацияләнгән һәм бердәм стильдә бизәлгән булачак. Ленин скверында эскәмияләр һәм заманча яктырту урнаштырылачак, ә Троицк соборы каршындагы мәйдан тулысынча җәяүлеләр өчен үзгәртеләчәк.
Оештыручылар әлеге проектны тормышка ашыру шәһәр халкына үз-үзләрен реализацияләүнең яңа формаларын табарга һәм яңа кыйммәтләр булдырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышана.
Бүгенге көндә иске яктырту баганалары, бордюралар, Ленин исемендәге скверда һәм Октябрь мәйданында тротуар плиткасы сүтелгән. Коммуникацияләр ремонтланган, грунт кайтарылган. Агач ботакларын кисеп, санитар кисү эшләре башкарылып, җәмәгать бәдрәфенә су һәм канализация, фонтанга канализация һәм су үткәрү челтәрләре сузылган. Кара эшләр тәмамланып килә.
Скверда санитар-гигиена модуле урнаштырылган. 1500 квадрат метр тротуар плиткасы җәелгән. Заманча яктырту системасын монтажлау буенча эшләр башланган. Коммунистик һәм Интернациональ урамнары буенча парковка урыннары һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.
Мәйданда 205 метр өске су бүлү системасы лотоклары урнаштырылган.
Ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр дә зур ремонт ясадылар. Чараларның синхронлыгы нәтиҗәсендә үзәк шәһәр мәйданын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыру гына түгел, башка мөһим эшләрне дә башкара алганнар биредә. Шулай итеп, беренче тапкыр өске су бүлү системасы төзелә. Тузган инженерлык челтәрләре алыштырылган. Законсыз Корылмалар бетерелгән һәм тарихи биналарның фасадлары яңартыла. Төзекләндерү күп елларга исәп-хисап белән капиталь булсын өчен барысы да эшләнә.
Эшләрне тәмамлау һәм паркны ачу 2020 елның көзенә планлаштырылган.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"