Ташбаканы өйдә йорт хайваны сыйфатында асрыйлар. Мөгаен, бу мәхлук якын-тирәдәге берәр йорттан чыгып китеп адашкандыр. Ә бәлки, берәү шәрехләүдә язганча, аны тәрбиялоәүдән бизеп чыгарып җибәргәннәрдер. Берәү бу ташбаканы үзенә алу теләген дә белдергән.
Һәрхәлдә бу кыргый ташбака түгел. Башкортстанда бер генә төр ташбака — Emys orbicularis яши. Элек аларны Баймак районының Култубан күлендә, шулай ук Хәйбулла районының Алабуга һәм күлләрендә еш очраталар иде. Тагын да бу рептилияне республиканың җиде районы сулыкларында очратырга мөмкин иде.