Балтач таңнары
+1 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Июля 2020, 12:00
Балтач районы хуҗабикәләрен конкурста катнашырга чакырабыз
Балтач районы хуҗабикәләрен рецептлар конкурсында катнашырга чакырабыз.
Добавить в предпочтительные источники Google
Балтач районы хуҗабикәләрен рецептлар конкурсында катнашырга чакырабыз.
Район җирлегендә тәҗрибәле бакчачылар бихисап икәнлеген беләбез. Җәй көннәре уңган бакчачыны үз нигъмәтләре белән сөендерә. Хуҗабикәләр җиләк-җимеш, яшелчәләрдән кышкылыкка төрле эшләнмәләр хәзерли. Аш-су рецепты табу хәзер проблема түгел. Интернет челтәре, әдәбият, матбугат басмалары алар белән тулы. Ләкин ачышларга урын бар әле. Теге яки бу аш-суны әзерләгәндә һәр хуҗабикәнең үз сере бар. Кайнатма, компот әзерләү, яшелчәләр тозлау, маринадлау серләре белән уртаклашырга теләге булган хуҗабикләләрне безнең конкурста катнашырга чакырабыз.
Сәламәт туклануны пропагандалау, халык кәсепләрен популярлаштыру, үз бакчачасы нигъмәтләреннән аш-су әзерләргә оста хуҗабикәләрне ачыклау, дөньяга таныту максатында, “Балтач таңнары” редакциясе үзенең сайтында һәм социаль челтәрләрендә “Җәйнең яме –җиләктә. Тозлы кыяр чиләктә...” дип аталган конкурс игълан итә.
Конкурста катнашучы бәйгегә кайнатма, компот әзерләү, яшелчәләр тозлау, маринадлауга кагылышлы оригиналь рецепт тәкъдим итәргә тиеш. Фото, видеоязма белән озатылса, тагын да яхшы. Тик ролик 3-5 минуттан артырга тиеш түгел. Анда теге яки бу ризыкны әзерләү тәртибе кыскача аңлатылып бирелергә тиеш.
Конкурсның төп шарты: бәйгедә катнашучы алдагы яртыеллыка “Балтач таңнары” гәзитенә язылган булырга тиеш. Шулай ук “Балтач таңнары”ның социаль челтәрдәге төркемнәреннән файдаланучы булуы мәҗбүри.
Конкурс өчен рецептларны “Балтач таңнары” гәзитенең ВКонтакте төркеменең
https://vk.com/club107258580
“Сообщения” бүлегенә җибәрергә мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри “Иң оригиналь кайнатма, компот әзерләү остасы”, “Иң оригиналь яшелчә тозлау, маринадлау остасы”, “Бакча нигъмәтләреннән иң оригиналь камыр ашы пешерү остасы” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Конкурс 20 августка кадәр дәвам итә.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"