Җәмгыять
25 Июля 2020, 19:00

Балтач районы башлыгы сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районның сәүдә тармагы хезмәткрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

title
Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районның сәүдә тармагы хезмәткрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Сәүдә тармагының хөрмәтле хезмәткәрләре , ветераннары!Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.
Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Без сезнең эшегез белән көн саен очрашабыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыздан, күрсәткән хезмәтләрегез сыйфатыннан, күңел җылыгыздан һәм сабырлыгыгыздан кешеләрнең кәефе, көнкүреш шартлары күтәрелә.
Шунысы куанычлы, сезнең тармак камилләшә, Сатып алучы ихтыяҗларын өйрәнеп, уникаль сәүдә тәкъдимнәре һәм үз клиентларыгыз өчен өстәмә уңайлыклар булдырып алга барасыз.
Мисал итеп районда соңгы берничә елда ачылган иң югары таләпләргә һәм стандартларга туры килә торган заманча сәүдә комплексларын китерергә мөмкин. Биредә сервис югары дәрәҗәдә, шулай ук сыйфатлы продукция ассортименты зур.
Сәүдә хезмәткәрләре көне-иң массакүләм һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Аны сатучылар, кассирлар, товар белгечләре, консультантлар һәм башка сәүдә хезмәткәрләре генә түгел, ә көн саен кибеткә килүче миллионлаган сатып алучылар да билгеләп үтә.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, иминлек һәм чәчәк атуыгызны телим!