Җәмгыять
25 Июля 2020, 02:30

Владимир Путин Кадыйровка генерал-майор исемен бирде

Кадыйров Русия гвардия генерал-майоры булды. #Владимир Путин

Добавить в предпочтительные источники Google
Кадыйров Русия гвардия генерал-майоры булды.
Берничә көн элек АКШ Дәүләт Департаменты аны кара исемлеккә кертте һәм Чечня башлыгына һәм аның гаилә әгъзаларына илгә керүне тыйды.
Президент Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка генерал-майор исемен бирде. Бу хакта «ВКонтакте» дагы битендә Кадыйров үзе хәбәр итте.
Моннан тыш, Чечня башлыгын эчке эшләр министрлыгы структурасыннан Росгвардиягә күчерделәр.
Фото: kremlin.ru