Балтач таңнары
+5 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
25 Июля 2020, 07:00
Балтачлылар «Кыр көне»ндә катнашты
Кичә, 24 июль көнне, Балтач районы делегациясе Борай районы “Урожай" җәмгыятендә узган «Кыр көне»ндә катнашты.
Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә, 24 июль көнне, Балтач районы делегациясе Борай районы “Урожай" җәмгыятендә узган «Кыр көне»ндә катнашты.
«Кыр көне» яңа сортларның һәм гибридларның өстенлеген бәяләяүгә багышланган.
Чараны БР вице-премьеры, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ачкан.
Борай районы "Урожай" җшмгыяте базасында узган семинарга Төньяк урман-дала зонасының ундүрт районы аграрийлары, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, муниципалитетлар администрацияләре башлыклары урынбасарлары, галимнәр, тармакка хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләре җыелган. “Кыр көне”ндә катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен һәм бөртекле культураларның иң яхшы сортлары, шулай ук селекция-орлыкчылык чәчүлекләренең тәҗрибәле чәчүлекләре белән танышкан.
Традиция буенча "Кыр көне" ндә катнашучылар алда торган уракның стратегиясе турында фикер алыштылар, көзге, сабан, авыл хуҗалыгы культураларының, шулай ук техник һәм майлы культураларның яңа сортлары белән таныштылар. Махсус мәйданчыкта заманча техника, үсемлекләрне саклау чаралары һәм орлыклар үрнәкләре күрсәтелде.
Программа ахырында "Борай урманы" предприятиесе территориясе буйлап экскурсия узды.
Республикада "Кыр көннәре" биш табигать-климат зонасының һәркайсында уза.
Куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалау максатларында, семинар программасы берничә өлешкә бүлеп оештырылган.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"