Балтач таңнары
+13 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
24 Июля 2020, 10:00
Дәүләт Думасы насвай һәм снюс саткан өчен җәзаны катгыйландырды
Узган елның көзендә үк Башкотстан халкы укучылар тарафыннан бу матдәләр куллану уңаеннан чаң суга. Бу мәсьәләне «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәхсән контрольгә алды.
Узган елның көзендә үк Башкотстан халкы укучылар тарафыннан бу матдәләр куллану уңаеннан чаң суга. Бу мәсьәләне «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәхсән контрольгә алды.
Парламентарийлар закондагы төзәтмәләр өстендә эшли башлады. Дәүләт Думасында закон проектының авторы-Башкортстаннан депутат Рафаэль Мәрданшин.
Аның сүзләренә караганда, РФ Административ хокук бозулар Кодексына кертелгән үзгәрешләр насвай һәм снюсны күпләп һәм ваклап саткан өчен җәзаны катгыйлаштыра. Төзәтмәләрнең сәбәбе-гамәлдәге штрафлар үзләренең тоткарлый торган функциясен үтәмәүләре.
Өченче укуда кабул ителгән закон нигезендә, насвай һәм снюсны күпләп һәм ваклап сату гражданнарга 20 мең сумга кадәр, вазифалы кешеләргә 50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 150 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шулай ук Рафаэль Мәрданшин тарафыннан кертелгән төзәтмә дә хупланды, аның нигезендә балигъ булмаган балага насвай һәм снюс сату гражданнарга - 40 мең сумга кадәр, вазифалы кешеләргә - 70 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салуга китерә.
“Әлеге вакытта бу никотин катнашмаларын Интернет челтәре аша сату проблемасы бар, шуңа бәйле рәвештә, киләчәктә насвай һәм снюсны Интернет аша саткан һәм тараткан өчен административ җаваплылык кертү турында төзәтмәләр эшләргә һәм кабул итәргә кирәк дип саныйм", -
дип өстәде Рафаэль Мәрданшин.
https://vk.com/bashkortostanonline
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"