Җәмгыять
24 Июля 2020, 12:00

Башкортстанда балалар ял лагерьлары 2021 елга кадәр ачылмаячак

Башкортстанда балалар ял лагерьлары быел ачылмаячак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда балалар ял лагерьлары быел ачылмаячак.
Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев шул хакта хәбәр иткән.
Республика хакимияте коронавирус инфекциясе күпләп таралу фонында быел җәй балалар ял лагерьларын ачмаска дигән карар кабул итте. Бу хакта Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев хәбәр иткән.
Килсенбаев шулай ук балаларны яклау беренче урында торуы, шуңа күрә укучыларны саклау өчен өч сменалы һәм хәтта дүрт сменалы укуга күчү мөмкинлеген карарга кирәклеген белдергән. Яңа уку елы башына covid-19 зарарлану очракларын киметергә кирәк, нәкъ менә шуңа күрә балалар лагерьларын ачу 2021 елга кадәр кичектерелгән.
Күрше төбәктә ачылган ике лагерьның берсендә коронавирус инфекциясе кабынуы теркәлгән, ул балалар өчен ял итү һәм күңел ачу урыны түгел, ә ике атна буе хәтта ата-аналарга да керү тыелган обсерватор булган. БР Хакимияте мондый сценарийны кабатларга теләми.