Җәмгыять
23 Июля 2020, 10:00

Башкортстан мәктәпләре урында җитештерелгән яшелчә-җимешләр белән тәэмин иттеләчәк

Башкортстанда мәктәпләр ашханәләрен урында җитештерелгән яшелчә-җимешләр белән тәэмин итәчәкләр.

Башкортстанда мәктәпләр ашханәләрен урында җитештерелгән яшелчә-җимешләр белән тәэмин итәчәкләр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров , мәктәпләрне урында җитештерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән тәэмин итү тәкъдиме белән чыккан. «Без мәктәпләрдә укучыларны үзебезнең, Башкортстанда җитештерелгән, азык – төлек белән тукландырыру максаты куябызи», - дип белдергән республика җитәкчесе.
Ул шулай ук мәктәп ашханәләрен урында җитештерелгән ит белән тәэмин итү өчен, «зур эпопея» узарга туры килүен дә искәртте. «Без бу эшне башлап җибәргәндә, мәктәпләр ашханәләренә җибәрелгән итнең 40 проценттан кимрәген урында җитештерелгән продукция тәшкил итә иде, ә хәзер без аны 86 процентка җиткердек. Хәзер укучыларыбыз өстәлләрендә Башкортстанда үскән яшелчәләр, җиләк – җимеш, барлыкка килсен өчен барысын да эшләячәкбез», - дип билгеләгән Республика Башлыгы.
Башкортстан башлыгы мәктәпләрне хәвефсез азык-төлек белән тәэмин итүчеләр белән озайлы килешүләр төзергә тәкъдим итте.
Читайте нас