Җәмгыять
23 Июля 2020, 14:00

Балтачта коронавирус йогышын булдырмау буенча оператив штаб утырышы узды

Бүген, 23 июль көнне, район территориясендә яңа коронавирус йогышын булдырмау буенча район Хакимияте каршындагы оператив штаб утырышы узды.

Бүген, 23 июль көнне, район территориясендә яңа коронавирус йогышын булдырмау буенча район Хакимияте каршындагы оператив штаб утырышы узды.
Оператив штаб эше барышында Балтач районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалы мисалында яңа коронавирус йогышын локальләштерү һәм булдырмау мәсьәләсе буенча команда-штаб тренировкасы үткәрелде. Муниципаль район хакимияте, РҮХ, эчке эшлер булеге, Росгвардия, коммуналь хезмәтләр, җәмәгать туклануы оешмасы һәм аптека челтере белән эш һәм хезмәттәшлек алгоритмы булдырылган. Тренировка нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде, җитешсезлекләр ачыкланды һәм бетерелде. Оператив штаб карары белән социаль өлкә учреждениесендә яңа коронавирус йогышы (COVID-2019) белән зарарлану чыганагы барлыкка килү куркынычы янаганда гамәлләр алгоритмы расланды. Шулай ук, санитар-эпидемиология вәзгыяте һәм яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау максатыннан оператив штаб карары белән мәктәпләрдә " Чыгарылыш кичәләре” уздырылмаячак, районда битлеку режимы дәвам итә, Корбан бәйрәме вакытында санитар-эпидемиологик чараларны үтәү өчен җаваплы кешеләр куелды.
Хөрмәтле балтачлылар һәм районыбыз кунаклары! COVID-19 вирусы белән зарарлану ихтималы районрда элеккечә югары кала.
Читайте нас