Нижние Сергида су басу нәтиҗәләрен бетерүдә 255 кешедән торган хекзмәткәрләр составы, 52 берәмлек техника һәм 19 йөзү чарасы җәлеп ителгән. Су басу зонасында коткару эшләре белән Свердловск өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-майоры Виктор Теряев җитәкчелек итә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, су басу зонасында 200ләп йорт һәм берничә административ бина булган. Су басу зонасыннан җиде кеше коткаручылар тарафыннан эвакуацияләнгән. Калган халык су баскан йортлардан мөстәкыйль рәвештә хәвефсез урынга күченә алган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә килмәде, дип аныклый ведомство.
Хәзер коткаручылар, полицейскийлар һәм шәһәрнең иминлек тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре көймәләрдә кешеләрне эзләп, су астында калган йортларны һәм йорт яны территорияләрендә тикшерүләр үткәрә.