Җәмгыять
21 Июля 2020, 06:48

Путин "Үлемсез полк" яакциясен 2021 елга күчерергә риза булды

РФ Президенты Владимир Путин "Үлемсез полк"ны оештыручыларның акцияне киләсе елга күчерү карарын дөрес дип саный. #ВладимирПутин

РФ Президенты Владимир Путин "Үлемсез полк"ны оештыручыларның акцияне киләсе елга күчерү карарын дөрес дип саный.
"Быел акцияне үткәрәсе килсә дә, чараны киләсе елга күчерергә туры киләчәк", - диде Дәүләт Башлыгы.
Путин "Үлемсез полк" киң, куәтле, лаеклы, матур узачагын вәгъдә итте.
Президент искәртүенчә, элегрәк 9 майда, хәрби-диңгез флоты көне һәм парад узганда, традицион рәвештә уза торган акцияне 26 июльгә күчерергә тәкъдим ителгән иде. "Мин белгечләр, галимнәр белән соңгыга кадәр киңәшләштем, Питердагы парадта булу һәм Кызыл мәйданга өлгерү өчен үз графигымны хәтта тезеп куйдым", - дип белдерде Дәүләт Башлыгы. Әмма, аның сүзләренә караганда, белгечләр мондый күләмле акцияне июль аенда үткәрергә киңәш итми.
Путин "Үлемсез полк" үткәргәндә социаль дистанция үтәлә алмый, дип игътибар итте. "Мондый чараның бөтен мәгънәсе шунда ки, Русия халкы безнең ата - бабаларыбызның хәтер йөзе алдында бердәмлекне күрсәтә", - диде президент. Узган атнада "Үлемсез полк" акциясен оештыручылар, коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик хәл аркасында, 2021 елга хәрәкәтне карар кылдылар.
Читайте нас