Балтач таңнары
+6 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
21 Июля 2020, 12:00
Иске Балтачның Комсомол урамында яшәүчеләр йортлары тирәсендә ондатралар оялаган
Иске Балтачның Комсомол урамында яшәүчеләрнең йортлары тирәсен ондатралар үз иткән.
Иске Балтачның Комсомол урамында яшәүчеләрнең йортлары тирәсен ондатралар үз иткән.
Шул урамда яшәүче бер кеше бу хакта социаль челтәрдә уртаклашты.
Гадәттә, ондатра су буйларында яши. Биредә су корыту өчен канау ерылган. Быелгы корылыкта аның суы корыды да инде. Ә ондатралар суга аптырамый. Тирәнрәк канауга төшеп су коеналар. Ә канау ярында оя корганнар.
Ондатраның яр буенда өн ясавына аптырарга кирәкми. Чөнки ул үзенең “өен” яшәү урынына карап кора. Сулык буенда текә яр булса, ул өн ясый. Өн куышлыгының озынлыгы ун метрга кадәр җитә.
Ә зуррак сулыкларда, сазлыкларда ондатра агач ботаклары, камыш, үлән калдыкларыннан оя кора(хатка). Андый оя судан чыгып торган калкулыкны хәтерләтә.
Тышкы кыяфәте буенча ондатра күсегә охшаган. Тик аңардан зуррак. Безнең шартларда ондатра елына ике-өч тапкыр үрчем китерә. Йортлар тирәсендә күпләп үрчегәндә, аның яшелчә культураларына зяын китерү ихтималы да бар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"