Җәмгыять
20 Июля 2020, 12:45

Куанычлы хәбәр- Иске Балтачта яңа парк

„Уңайлы шәhәр мохите булдыру” программасы кысаларында Иске Балтач авылында үз ял паркы барлыкка киләчәк.

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан 2020нче ел республикада Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителде. Шул исәптән халыкның уңайлы яшәвенә шартлар тудыруга, Башкортстан торак пунктларының төзекләндерү дәрәҗәсен арттыруга hәм эстетик тышкы кыяфәтен формалаштыруга зур игътибар бүленә. Районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә.
„Уңайлы шәhәр мохите булдыру” программасы кысаларында Иске Балтач авылында үз ял паркы барлыкка киләчәк. Аны авылның нәкъ үзәгендә, халыкның иң күп йөргән урынында төзиләр. Проектта тротуарларны, махсус резин өслекле балалар мәйданчыгын, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын, парковка урыннарын, видеокүзәтү, яктырту системаларын урнаштыру, ишегалды территориясен яшелләндерү, эскәмияләрне hәм чүп- чарларны монтажлау каралган. Смета документлары шаблон сметалары буенча әзерләнгән. Парк ћәр яклап коймалап алыначак.
Биредәге объектта районның Марат Хайруллин җитәкчелегендәге ”Агропродукт” җәмгыяте төзелеш оешмасы эшли. Төзүчеләр Алмаз Гарәев, Анатолий Шәймөхәмәтов, Рәдиф Садыйков, Галимҗан Шәйхетдинов, Айрат Гарәев объектны вакытында тапшыру өчен нәтиҗәле хезмәт куеп, бар тырышлыкларын салалар.
Объектта иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Территориядә төзелеш оешмасының төрле техника тавышлары даими ишетелеп тора.
Объектны 2020 елның 21 нче августында тапшыру планлаштырыла. Хәзер җәяүлеләр юлларын җәю эшләре бара.
Район үзәгендә шәhәрләр көнләшерлек заманча, уңайлы, үзенчәлнекле ял паркы барлыкка килер дип көтелә. Ул район үзәгендә генә түгел, якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә яраткан ял итү урынына әйләнер.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.
Читайте нас