—Җылыту сезоны тәмамлану белән җылылык тәэмин итү корылмаларын алдагысына әзерли башладык. Ремонт эшләре тулы куәтенә бара, — ди “Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенең баш инженеры Роберт Әмирҗанов, эшләр барышы белән таныштырып.
Май аенда җылы җиткерү трассасын тикшереп чыкканнар. Иске Балтачның Комсомол урамында кырык метр озынлыкта торбаны алыштырырга туры килгән. Шулай ук эшермәләргә ревизия ясалган. Алар йөздән артык. Тузган алтысын яңага алыштырганнар.
—Оешмалардан җылыту системасын юып, басым белән тикшереп карау үткәрү өчен заявкалар килә башлады. Бу эшне өч оешмада башкардык та инде,--ди Роберт Әмирҗанов, сүзен дәвам итеп.
Район үзәгендә йөзгә якын объект “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте җылыту системасыннан файдалана. Моның исәбендә унтугыз күпфатирлы йорт. Кыш көнендә краннан су килмәсә яки ут сүнсә, түзәргә була, ә менә җылылык ягыннан өзеклек булса, бусы гадәттән тыш хәлгә барып тоташырга мөмкин.