Җәмгыять
15 Июля 2020, 15:00

Янтимердә булган хәл суда батып һәлак булу очрагы исәбенә керми

Кичә, 14 июль иртәсендә, Янтимер янындагы буада теркәлгән күңелсез хәл суда батып һәлак булу очрагы булып исәпләнми.

Кичә, 14 июль иртәсендә, Янтимер янындагы буада теркәлгән күңелсез хәл суда батып һәлак булу очрагы булып исәпләнми.
Кичә, 14 июль иртәсендә, Янтимер авылы янындагы сулыкта кеше һәлак булуы турында хәбәр алдык. Бу көн иртәсендә авылда яшәүче 60 яшьлек ирнең гомере өзелде.
Бүген бу хәлнең шаһитлары белән очрашырга туры килде.
--Һәлак булучы бу көнне чираты буенча авыл малларын көтүләргә чыккан иде. Маллар сулыкның уң як яры тугайларында көтүләнә. Без иптәшем белән сулык территрриясен җыештыру белән шәгыльләнә идек. Көтүче малларны бер күлем көтүләгәннән соң су буенча алып килде һәм үзе су коенып алырга булды. Сулыкның уртасына кадәр йөзеп керде һәм ярдәмгә чакырып кычкырды. Без иптәшем белән ярдәмгә ашыктык. Тик янына йөзеп кереп җиткәндә зыян күрүчедә исәнлек билгеләре сизелми иде инде. Көчкә үзен яр ябуена алып чыктык, ашыгыч ярдәм күрсәтеп карадык. Ләкин уңай нәтиҗә булмады,--дип сөйли Радик исемле ир, уфтанып.
Бу хәлгә карата бүген Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш министрлыгының Нефтекама филиалы кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Вәсил Дәүләтшин аңлатма бирде:
--Мин бу очрак турында кызыксындым. Гадәттә, суда батып һәлак булган кешенең үпкәсендә су табыла. Ә кичә бу сулыкта һәлак булган кешенең үпкәсендә су табылмаган. Күңелсез хәл суда теркәлсә дә, бу факт суда батып һәлак булу очрагына керми. Бәлки аның үлеменә инфаркт яки инсульт сәбәпче булгандыр. Монысына медицина экспертизасы гына анык нәтиҗә бирә ала дип шәрехләде белгеч.
Исегезгә төшерәбез. Җиһазлапндырылмаган сулыкларда су коену тыела. Кайда гына су коенганда да, хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый.
Читайте нас