Җәмгыять
15 Июля 2020, 08:00

Башкортстанның аерым районнарында уракка төшкәннәр

Башкортстанның көньяк районнарында урып-җыю эшләренә керешкәннәр.

Башкортстанның көньяк районнарында урып-җыю эшләренә керешкәннәр.
Республиканың көньяк районнары аграрийлары уҗым шепкәне, борчак һәм арыш уңышын җыеп алуны башлап җибәргән. Бу хакта Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйбулла фермеры Юрий Погорелов уҗым шепкәне урагын төгәлләгән дә инде. Төбәктәге корылыкка карамастан, югары табышлы культура яхшы гына уңыш биргән. Погорелов 50 тоннадан артык шепкән бөртекләре җыеп алган.
Быел республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 790 мең гектар мәйданда чәчелгән. Шул исәптән арыш – 185 мең гектарда, борчак-58 мең, ә уҗым шепкәне 4,3 мең гектарда урнаштырылган.
Читайте нас