Җәмгыять
14 Июля 2020, 12:00

Иске Балтачның кайбер урамнарында йортларны су белән тәэмин итүдә вакытлыча өзеклек булачак

Иске Балтач авылы халкын су запасы хәстәрләү турында искәртәләр. Иртәгә, 15 июль көнне, Иске Балтачның кайбер урамнарында йортларны су белән тәэмин итүдә вакытлыча өзеклек булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иске Балтач авылы халкын су запасы хәстәрләү турында искәртәләр. Иртәгә, 15 июль көнне, Иске Балтачның кайбер урамнарында йортларны су белән тәэмин итүдә вакытлыча өзеклек булачак.
«Коммуналь хуҗалык» җәмгыяте дирекциясе Иске Балтачта су белән тәэмин итү объектларын 2020-2021 елларның көзге – кышкы чорына әзерләү буенча планлаштырылган эшләр башлануы турында кисәтә. 2020 елның 15 июлендә Якутов урамы буенча аварияле суүткәргеч участогын алыштыру эшләре башкарылачак.
Шуңа бәйле рәвештә, 15 июль көнне 7:00 сәгатьтән алып билгесез вакытка кадәр аэродром, Яутов, Комаров урамнары һәм Совет урамнары буенча вакытлыча салкын су белән тәэмин итү туктатылачак.
«Коммуналь хуҗалык» җәмгыяте дирекциясе исемлнгән урамнар халкын эчәргә яраклы су запасын алдан хәстәрләп куярга кирәклеге тутрында искәртә.
(Фото архивтан).