Җәмгыять
14 Июля 2020, 10:00

Башкортстан парламентарийлары пестицидларны дөрес кулланмаган өчен җаваплылыкны көчәйтү ягында ⠀

Башкортстан парламентарийлары пестицидларны дөрес кулланмаган аграрийларны штрафка тарттырыру тәкъдиме керткән.

Башкортстан парламентарийлары пестицидларны дөрес кулланмаган аграрийларны штрафка тарттырыру тәкъдиме керткән.
Башкортстан депутатлары пестицидлар һәм агрохимикатлар җавапсыз куллану тәртибен бозган өчен җәзаның яңа чаралары турында закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим иткән. Парламентарийлар агулы матдәләр кулланылачагы турында халыкны алдан кисәтми торып эш башкаргане фермерларны штрафка тартырга тәкъдим итә.
Дәүләт Җыелышы—Корылтай рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, җавапсыз мөнәсәбәт узган елларда умарта кортларының үлүенә сәбәп булган. Шулай ук умартачылар бу көннәрдә химикатлар куллануның яңа дулкыны турында хәбәр иткән.

«Бу проблема Русиянең 25 төбәгендә күзәтелгән. Шул исәптән безнең республика да умартачылар чаң суга . Рәсми мәгълүматларга караганда, 80 мең умартада бал кортлары күчләре юкка чыккан, ике миллиард сум зыян килгән. Умартачылар үзләре зыяннарын тагын да күбрәк бәяли. Әгәр планлаштырыла торган химия эшкәртү турында алдан хәбәр итү булса, күп кенә күңелсез нәтиҗәләрдән котылырга мөмкин булыр иде", - дип билгеләгән парламентарий.

Яңа закон проекты нигезендә, фермерга – бер меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифалы затларга 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Юридик зат булып теркәлмәгән эшмәкәрләр өчен тәртип бозу 5 меңнән 3 мең сумга кадәр төшәчәк. Юридик затлар өчен-100 мең сумга кадәр. Шулай ук альтернатив җәза-эшчәнлекне 3 айга кадәр туктатып тору турында хәбәр ителә.

Читайте нас