Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
14 Июля 2020, 11:00
Балтач районында “Трактор” айлыгы бара
Балтач районында 13 июльдән—14 августка кадәр “Трактор” айлыгы дәвам итә. Профилактик чара үзйөрешле машиналарны һәм аларга агрегатланган техниканы файдалану барышында хәефсезлек тәэмин итүгә юнәлтелә.
Балтач районында 13 июльдән—14 августка кадәр “Трактор” айлыгы дәвам итә. Профилактик чара үзйөрешле машиналарны һәм аларга агрегатланган техниканы файдалану барышында хәефсезлек тәэмин итүгә юнәлтелә.
Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 29 июньдәге 650-р санлы боерыгына ярашлы, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың, шулай ук ак аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне кисәтү максатында, 13 июльдән—14 августка кадәр республикада һәм районда “Трактор” айлыгы үтәчәк.
Айлык барышында, билгеләнгән маршрутлар буенча, берлектәге рейдлар оештыру күз уңында тотыла. Шулай ук тракторларны дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә исәпкә куймый, технкага карау үткәртеп махсус талон алмый торып аны файдалану фактларын ачыклауга аерым игътибар бүленәчәк. Агрегатланган техника да тәртиптә булырга тиеш.
Төзек, дәүләт техник күзәтчелегендә карау үткән трактор, тагылмаларны гына файдаланырга рөхсәт ителә. Механизаторның тракторчы машинист таныклыгы, үзйөрешле машинаның һәм аның документлары, ОСАГО полисы үзе белән булырга тиеш. Болар үтәлмәгән очракта, Русия Федерациясе Административ Хокук бозулар кодексының 9.3 статьясыны ярашлы, җаваплылык каралган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"