Тормышыбызны почта хезмәтеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Буыннан-буынга күчә барган хезмәт традицияләрен саклап калып, заманча шартларда эш алымнарын камилләштереп халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә күп көч салына. Бүгенге көндә почта бүлекчәләре халыкка күп төрле хезмәт күрсәтә. Алар халыкны гәзит-журналлар белән генә сөендереп калмыйлар, хатлар, пенсияләр hәм пособиеләр дә илтеп тапшыралар, акча күчерүләрне, коммуналь hәм башка төрле түләүләрне дә кабул итәләр. Гәзит-журналларга подписка рәсмиләштерү кампаниясендә актив эш алып бару hәм башка хезмәтләре белән районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә. Почта бүлекчәсе аша шулай ук кредитлар түләп була. Хәзер соңгы вакытта халыкка заказ буенча мебельләр китерү белән дә эшлиләр. Бик уңайлы да, очсыз да дип бәяли халык.
Нәкъ шуның өчен әлеге өлкәдә нинди генә электрон технологияләр гамәлгә кертелмәсен, хат ташучы гомер-гомергә иң кадерле, hәркемнең зарыгып көтеп алынган кешесе булып калачак.
Иске Тимкә авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Нуриханова намуслы хезмәте нәтиҗәсендә авылдашлары hәм хезмәттәшләре арасында олы ихтирамга лаек. Үз эшенең остасы булган тәҗрибәле hөнәр иясе җитәкләгән почта бүлекчәсе елдан-ел зур уңышларга ирешеп, hәрвакыт алдынгылар исәбендә.
Матур табигать когагында “Энәк” елгасы буенда урнашкан Мишкә районы Тирәкәй авылында 1971нче елның 19нчы маенда якты дөньяга аваз сала Гөлназ Кәрим кызы. Тирәкәй авылында өч еллык мәктәпне тәмамлагач, дүртенче сыйныфны күрше Атнагол авылында дәвам итә. Кечкенәдән җырларга, биергә ярата ул, спорт өлкәсендә дә сынатмый, чаңгыда йөрергә, волейбол уйнарга, йөгерергә бик ярата. 9—11 сыйныфны Зур-Шады авылында тәмамлый. Белемгә омтылу теләге зур булганлыктан Благовещен шәhәренә юллана тырыш кыз. Анда бухгалтерлык hөнәрен үзләштерә ул.
Богдан авылына 2010нчы елда килен булып төшеп, тормыш иптәше Вил Шәрәфисламов белән матур итеп дөнья көтеп яши башлыйлар.
—Тормыш иптәшем дөнья көтәр өчен бик әйбәт булды, тырыш, уңган. Инде ничә еллар буе бер урында “Россия” колхозында баш зоотехник булып эшли.—дип шәхси тормышы белән бүлеште Гөлназ Нуриханова. Ике баласының яраткан әнисе, дүрт оныгының сөекле зур әнисе дә ул.
Җиде елга якын почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән хезмәткәр авыл биләмәсендә яшәгән халкы белән горурлана. Авылдашлары ышанычын яклаган Гөлназ Нуриханова әлеге вакытта Богдан авыл советы депутаты булып сайланды.
—Эшемне бик яратам, Иске Тимкә-Богдан авылы халкына зур рәхмәтемне җиткереп, дөньялар тыныч булып, халкым белән бергә эшләргә язсын дигән теләктә калам. Шулай ук Фәүзинә Фәйләсупова, Венера Шәрипова, Фәнис Гайнетдиновларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Алар ел саен гәзит-журналларга күпләп язылып, безнең аерылгысыз дустыбызга әйләнде,—ди ул.
Коллективта ике хат ташучы эшли. Алты еллык хезмәт тәҗрибәсе булган Инзилә Җиһаншина Иске Тмкә авылында хезмәт сала. Тырыш, үз эшенең остасы гәзитләрне-хатларны һәрвакыт үз вакытында илтеп тапшыра. Ул еллык отчётта “Өмет гәзитен яздыру буенча планын тулысынча башкарган. Богдан авылы хат ташучысы Ильзида Зараева бер елдан артык кына эшләвенә карамастан, үзен бары тик яхшы яклардан гына күрсәтә. Тырыш, уңган хезмәткәр сату буенча планын гел югары дәрәҗәдә үти. Ачык йөзле, киң күңелле булуы белән кыска гына вакыт эчендә авыл халкы ихтирамын яуларга өлгергән.
— Безнең коллектив һәрвакыт алдынгылар рәтеннән төшкәне юк 2004нче елда еллык отчёт буенча 3нче урынны алган идек, ә быел 2019нчы еллык отчёты буенча барлык планнарны тулысынча үтәп 1нче урынга лаек булдык,—ди почта бүлекчәсе җитәкчесе.
Уйлап карасаң, Балтач hәм Борай районнары буенча иң яхшы почта бүлекчәсе дигән мактаулы исемне яулар өчен күпме тырышлык, өлгерлек таләп ителә. Богдан авыл биләмәсендә үз эшләренә барлык күңел җылысын биреп башкаручы почта бүлеге хезмәткәоләре моның ачык дәлиле булып тора.
—Тик, кызганычка каршы, проблемалар да юк түгел, почта бүлекчәсе “Башинформсвязь” бинасында арендада. Бина бик иске, азрак ремонт ясасалар без шат булыр идек. Эш урыныбыз тагын да ямьләнеп, матурланып китәр иде дигән теләктәләр почта бүлекчәсе хезмәткәрләре.
Балачакта физкультура укытучысы булырга хыялланган Гөлназ
Нуриханова сайлаган hөнәре өчен hич кен дә үкенми. Хезмәтеннән тәм, тормышыннан ямь табып яши белә ул.
Район халкының киң карашлы, бай мәгълүматка ия булуларына почта элемтәсе хезмәткәрләренең әһәмияте зур. Алар халыкка бары яхшы хәбәрләр генә җиткерерләр дигән ышанычны акларлар.