Җәмгыять
2 Июля 2020, 20:30

Балтачлыларның уникаль астрономик вакыйга шаһиты булу мөмкинлеге бар

Балтачлылар, 4 июль төнендә 170 елга бер тапкыр була торган астрономик күренешне күрми калмагыз. Планеталар парады көтелә.

Балтачлылар, 4 июль төнендә 170 елга бер тапкыр була торган астрономик күренешне күрми калмагыз. Планеталар парады көтелә.
4 июльдә сирәк күзәтелә торган астрономик вакыйга көтелә. Ул да булса берьюлы сигез планетаның тулы парады.
Астрономнар шимбә көнне, 4 июльдә, Кояш системасында планеталар парады көтелә, дип искәртә. Планеталар кояштан бер якта барысы да бер сафка тезеләчәк.
Мондый масштабтагы киләсе вакыйгалар 2161 һәм 2492 елларда гына булачак.
Планеталар кояшның бер ягында бер сафка тезелүен планеталар парады дип атыйлар.
Өч планета елга ике тапкыр линиягә тезелә, дүрт планета парады елына бер тапкыр күзәтелә, биш планета һәр 19 ел саен бер сафка тезелә, ә сигез планетаның берсафка тезелүе 170 елга бер генә тапкыр ына туры килә. Җирдән парадны күзәтүче кешеләр өчен күк тәннәре бер-берсеннән ерак түгел һәм күкнең бер өлешендә дә саклана. Моны бары тик бер төндә генә күрергә мөмкин. Бу төндә күк йөзе аяз булуын телик.
Читайте нас