Җәмгыять
2 Июля 2020, 11:43

Балтачның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләре хөрмәтләнде

Балтач районында яшәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан бер төркем ир-егеткә бүген, 2 июль көнне, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре тапшырды.

Балтач районында яшәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан бер төркем ир-егеткә бүген, 2 июль көнне, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре тапшырды.
2009 елның 1 июленнән Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләү традициягә керде.
Янәшбездә кайчандыр Әфганстан, Чечня җирендә, башка кайнар нокталарда хезмәт иткән дистәләрчә ир-егет яши. Бүген арабызда булмаганнары хөрмәт белән искә алабыз.
Митингны ачып, Илгиз Әхвәс улы ир-егетләрне сәламләде һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән Фәрит Галимов белән берлектә ир-егетләргә медальләр тапшырды.
Хезмәттәшләре алдында районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Рәфис Закиров, хәрби хәрәкәтләр ветераны Ришат Хиҗәпов чыгыш ясады.
Канлы бәрелешләрдә башларын салган райондаш ир-егетләрне искә алып, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салып таралышты хәрби бәрелешләр ветераннары.
Газим Талипов фотолары
Читайте нас