Балтач таңнары
+6 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
30 Июня 2020, 08:10
Башкортстанда экспортерларга грантлар биреләчәк
Республиканың үз продукциясен чит илләргә җибәрүче кече һәм урта эшмәкәрләре дәүләттән өстәмә акчалата субсидиягә исәп тота алалар. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан
Республиканың үз продукциясен чит илләргә җибәрүче кече һәм урта эшмәкәрләре дәүләттән өстәмә акчалата субсидиягә исәп тота алалар.
Бу хакта Башкортстан Премьер-министры урынбасары Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумы утырышында хәбәр итте.
Грант күләме чит ил сатып алучылары түләгән барлык сумманың 10 процентына тигез булачак. Әмма субсидия предприятие тарафыннан узган ел өчен түләнгән салымнарның яртысыннан артмаска тиеш. Республика бюджетыннан акчалата ярдәм алу өчен экспортерларга яңа ил базарын үзләштерергә яки тыгыз хезмәттәшлек алып барган илләргә яңа товар төрен чыгарырга кирәк.
Грантлар ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Әлеге проект кысаларында Башкортстан экспортерлары шулай ук логистика өчен чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне һәм халыкара сертификацияне субсидияләүне ала алалар.
Чыганак
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"