Җәмгыять
25 Июня 2020, 12:35

Башкортстанда 2019 елда торак тапшыру 4 процентка артты

Башкортстанда 2019 елда торак тапшыру 4 процентка артты, дип хәбәр итте Дәүләт Җыелышы — Корылтай утырышында республика Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 2019 елда торак тапшыру 4 процентка артты, дип хәбәр итте Дәүләт Җыелышы — Корылтай утырышында республика Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров. Узган ел дәвамында 2,4 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Торак тапшыру буенча республика беренче унлыкка керә.
Торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме 12,7 мең гаиләгә 3 млрд. сумга күрсәтелде, узган ел 11,7 мең кв.м. аварияле торактан 970 граждан күчерелде.
Хөкүмәт алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча күп эшләде: 2019 елда проблемалы йортлар арасыннан 14 йорт төшереп калдырылды һәм 1593 кешенең хокуклары торгызылды.
Күп балалы гаиләләргә шәхси торак төзелеше өчен 5153 җир кишәрлеге, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 642 җир кишәрлеге бирелде.
Беренче вице-премьер сүзләренә караганда, 2020 елда хөкүмәт 7,54 мең кв.метр тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерүне, кимендә 172 мең кв. метр социаль торак төзергә, сертификатлар ярдәмендә шәхси йортларны газлаштыруны дәвам итәргә, өч һәм аннан күбрәк балалы гражданнарга үз йортын төзү өчен бушлай җир кишәрлеге бирергә яки участокны акчалата компенсация белән алыштырырга планлаштыра.
2024 елга 3 мең гаиләне аварияле торактан күчерү, 500 яшь гаиләне аренда торагы белән тәэмин итү, 1 кешегә 27,7 кв.метр торак белән тәэмин итү планлаштырыла.