Җәмгыять
24 Июня 2020, 19:30

Балтач районында, Җиңү Парады көнендә, истәлекле датага багышланган чаралар узды

Бүген, 24 июнь көнне, Җиңү Парады көнендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, Балтач районында истәлекле датага багышланган чаралар узды.

Бүген, 24 июнь көнне, Җиңү Парады көнендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, Балтач районында истәлекле датага багышланган чаралар узды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар йортлары янында парадлар узды, ветераннарны тантаналы шартларда авыл җирлекләре башлыклары һәм активистлар бәйрәм белән котладылар. Сугыш еллары җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Иске Балтач авылы мәдәният йорты каршындагы балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, “Җиңү маршы” акциясендә катнашып, ачык мәйданда хәрби маршлар башкардылар. Район халкы төрле акцияләрдә актив катнашты.

Кичә барлык ветераннарга да кәрәзле элемтә өчен бушлай сертификат тапшырылды. Балтач районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 кеше һәм инвалид яши. Фронтовиклар, Бөек Ватан сугышы солдатлары сафлары сирәгәя. Еллар узу белән аларның торган саен азрак кала баруын күрү бик тә авыр авыр.
Вакыт алга бара. Әмма ул солдат батырлыгы өстендә хакимлек итми. Күпме генә еллар үтмәсен, бу сугыш безнең хәтердән китмәячәк. Яңа буын йөрәкләрендә дә исән һәм үле кешеләргә, дөньяны фашизмнан коткаручыларга һәм кешеләрнең ирекле булу хокукын саклап калучыларга рәхмәт белдереләчәк. Рәхмәт, бу Җиңү өчен!
Читайте нас