Балтач таңнары
+14 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
23 Июня 2020, 14:00
24 июнь көнне икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнәчәкме?
Чәршәмбе, 24 июнь, Җиңү Парады үткәрелү сәбәпле, эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көн дип игълан ителде.
Чәршәмбе, 24 июнь, Җиңү Парады үткәрелү сәбәпле, эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көн дип игълан ителде.
”Бу көн эчендә хезмәткәр тулысынча эшләсә, күпме алырга тиеш булса, шул кадәр алырга тиеш”,
- дип аңлатканнар Хезмәт министрлыгында “Российская газета” га.
Тик эш үзенчәлекләре буенча (өзлексез производство, торак-коммуналь хуҗалык, медицина учреждениеләре) рәсми билгеләнгән эш көнендә эшләргә тиешле оешмалар хезмәткәрләре булса, аларга түләү арттырылган күләмдә түгел, ә гадәти рәвештә башкарылачак, чөнки эш көннәре ял яки эшләми торган бәйрәм көннәренә керми, дип аныклаганнар министрлыкта.
Ә менә 1 июльдә, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә, артык түләү билгеләнгән. Элегрәк Роструд бөтенхалык тавыш бирү көнендә эш ял көне буларак түләнәчәк, дип аңлатты. Ягъни 1 июльдә эшләүче русиялеләр бу көн өчен икеләтә күләмдә акча алачак. Ә бу көнне эшләмәүчеләр өчен июль ае өчен түләү кимеми.
Федераль закон нормалары буенча, бөтенхалык тавыш бирүе көнендә хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә Хезмәт кодексының бәйрәм көннәрендәге хезмәт өчен түләү кебек үк нормалары кагыла. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү артык күләмдә башкарыла, - дип билгеләп үткәннәр Хезмәт министрлыгында.
1 июльдә хезмәт куйган хезмәткәр матди бүләк түгел, ә өстәмә ял көне алырга тели икән, аның андый хокукы бар. Бу очракта эш тавыш бирү көнендә бер күләмдә түләнә, ә ял көне итеп файдаланылса, түләнергә тиеш түгел.
https://news.mail.ru/society/42293187/?frommail=1
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"