Җәмгыять
22 Июня 2020, 14:50

Уфада фронтка киткәннәргә гранит-бронза һәйкәл ачтылар

Хәтер һәм кайгы көнендә Уфа тимер юл вокзалы мәйданында 1941 елның җәендә фронтка киткән геройларга һәйкәл ачылды.

Хәтер һәм кайгы көнендә Уфа тимер юл вокзалы мәйданында 1941 елның җәендә фронтка киткән геройларга һәйкәл ачылды. Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, урын очраклы гына сайланмаган.
"Моннан «Славянканың хушлашу» маршы астында йөзләгән мең якташыбыз китте. Перронда башкорт, рус, татар, чуаш, мари һәм башка җырлар яңгырады. Әтиләре, ирләре, уллары, кызлары китеп, аларның барысы да исән-сау әйләнеп кайтачагына һәм Бөек Җиңү яулавына чын күңелдән ышанып киттеләр. Әмма бу сугыш аяусыз. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 322 мең якташыбыз мәңгелеккә яу кырында калды. Әмма сугышчыларның батырлыгы аркасында дошман җиңелде. Һәм янә, 1945 елның җәендә нәкъ менә шушы перронга җиңүче сугышчылар белән эшелоннар килде", - диде Башкортстан җитәкчесе.
Гранит-бронза скульптура композициясе 1941 елда фронтка озату темасын чагылдырган тулы бер ансамбльдән гыйбарәт. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика бу һәйкәлне көткән. Хәзер барлык халык һәм килүчеләр объект янында тукталып, геройларны искә ала алачаклар.
«Бу һәйкәл дәреслекләр буенча түгел, ә ветераннар ярдәме белән өйрәнелә торган тарих символы булачак, — дип саный республика Ветераннар советы рәисе Валерий Шәрипов. - Кызганычка каршы, бу һәйкәлгә таш салган ветераннар ачылган көнгә кадәр яши алмадылар. Әмма без алар турында истә тотачакбыз".
Бөек Ватан сугышы фронтына киткәннәр истәлегенә мемориал тугыз фигурадан гыйбарәт. Алар барысы да төрле милли костюмнарга киенгән. Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров аңлатканча, бу халкыбызның күпмилләтле булуын ассызыклау өчен эшләнгән. Андрей Назаровка проектның сәнгать идеясе дә тәкъдим ителә. Ул шәхси акчалардан тугыз бронза фигура ясауга түләгән. Объектны сынчы Вадим Кириллов автор коллективы белән бергә тормышка ашырды.
Читайте нас