Җәмгыять
18 Июня 2020, 19:30

Балтачта гемодиализ үзәге булачак

Иске Балтачта үзәк район хастаханәсе каршында гемодиализ үзәге булачак. #региональныепроекты

Добавить в предпочтительные источники Google
Иске Балтачта үзәк район хастаханәсе каршында гемодиализ үзәге булачак.
Яңа үзәк Балтач, Аскын, Борай, Тәтешле, Караидел районнары пациентларына медицина ярдәмен якынайтачак.
Әлегә кадәр бөердән тыш кан чистарту процедурасын алыр өчен пациентлар йөзләрчә километр ара узып Бөре, Уфа хастаханәләрендә алырга мәҗбүр иде. Алар өчен бу бик кыйммәткә төшә.
Бу көннәрдә үзәк бинасын реконструкцияләү эшләре бара. Бүген биредәге эшләре барышы белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев танышты. Инвестор, Агыйдел"медицина үзәге" җәмгыяте генераль директоры Нәзир Хафизов, подрядчы Илшат Галләмшин белән объектны тизрәк сафка кертү турында фикер алышты.